Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Кургандагы Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнаша

Татарстан Президенты һәм Курган өлкәсе җитәкчеләре үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Курган өлкәсе Әлмән авылындагы IX Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин катнаша.

Мәртәбәле кунакларны милли киемнәрдәге татар, башкорт, рус кызлары милли ризыклар белән каршы алды. Кунаклар чәкчәк, кымыздан авыз итте.

Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова бәйрәмгә татар милли киеменнән килгән иде.Бәйрәм чараларына кадәр Рөстәм Минеханов Алексей Кокорин белән очрашып, Татарстан белән Курган өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәдә хезмәтәшлек турында килешү имзалады.

Мәртәбәле кунакларны Татарстан һәм Башкортстан җырчылары концерт номерлары белән каршылады. Сабан туенда Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Габдинов, Фәридә-Алсу дуэты, Рөстәм Закиров, "Казан" бию ансамбле, Курган җырчысы Ярамир Низаметдинов һ.б. катнаша.

Әлеге минутларда мәртәбәле кунаклар төрле төбәкләр һәм оешмалар әзерләгән мәйданчыклар белән таныша башлады. Сабантуйдагы иң зур мәйданчык Кукмара районыныкы.

  • Курган өлкәсе Әлмән район үзәгендәге Сабан туеның төп кураторы.

Мәйданчыкта 7 йорт төзелгән. Район башлыгы Сергей Димитриев сабантуйны әзерләүне ышанып тапшырган өчен Президентка рәхмәтен белдерде. Кукмара башлыгы "Татар-информ"га Курганда ачык татарлар яшәвен, аларның телләрен, диннәрен саклап калуын билгеләп үтте.

Кунаклар Башкортстанның Баймак һәм Нуриман районнары, Курган өлкәсе районнары мәйданчыклары белән дә таныша.

  • Әлмән районында 10 меңгә якын кеше эшли. Аларның 33 проценты башкортлар, 23 проценты татарлар. Төбәктә эчкен татарлары дип аталган этнографик төркемгә караган халык яши. Район үзәге Әлмәндә 3800 кеше яши, 36 проценты - татарлар. Курган өлкәсендә 17 мең татар яши (1,9 процент).

Фото: Рәмис Латыйпов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев