Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Кытайга эшлекле сәфәргә килде

атарстан Президенты Чжэцзян һәм Фуцзянь провинцияләре җитәкчелеге белән очрашачак.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга эшлекле сәфәргә килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ханчжоу шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Чжэцзян провинциясе җитәкчелеге белән очрашачак, аерым алганда, Кытай Коммунистлар партиясенең провинция комитеты секретаре Чэ Цзюнь әфәнде белән.

Монда ук Татарстан-Чжэцзян эшлекле форумы уздырылачак. Эшлекле форум кысаларында берничә килешү имзалау көтелә.

Төштән соң Рөстәм Миңнеханов алдынгы ИТ-технологияләр һәм Alibaba компаниясенең интернет-коммерция өлкәсендәге эшчәнлеге белән танышачак; Dahua Technology һәм Hikvision видеокүзәтү системалары җитештерүче компаниядә булачак; шулай ук Geely компаниясенең автомобильләр төзү тәҗрибәсен өйрәнәчәк.

Иртәгә Фуцзянь провинциясенең Сямынь шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов Кытай Коммунистлар партиясенең Сямынь шәһәре комитеты секретаре Пеи Цзинцзя әфәнде белән очрашачак һәм Татарстан-Фуцзянь эшлекле форумында катнашачак. Сямынь шәһәрендә тагын Татарстан Республикасы Президенты Meiya Pico компаниясенең кибериминлек өлкәсендәге хәл ителешләрен өйрәнәчәк, King Long United Automotive Industry Co компаниясенең автобуслар җитештерүе һәм XGMA компаниясенең йөк төягечләр һәм экскаваторлар җыю эшчәнлеге белән танышачак.

Татарстан Республикасы делегациясе состав

Фото: инстаграм

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев