Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф Казанда АйТи-белгечләре өчен мәктәп ачты

Бушлай белем бирү проекты татарстанлыларга киберкуркынычсызлыгын, робот техникасын һәм башка IT-белгечлекләрне программалаштырырга, өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.

Казанда программистлар өчен «Школа 21» белем бирү мәйданчыгы ачылды. Анда теләсә кайсы яшьтәге студентлар IT-белгечлекне бушлай алырга мөмкин. Белем бирү проектына стартны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф бирде.

«Без цифрлаштыру турында сөйләшкәндә, иң мөһиме - кешеләр. Без бина төзи алабыз, барлык шартларны да булдыра алабыз, ләкин кешеләр булмаса, бөтен эш әрәмгә китә. Цифрлаштыру буенча бурычларны илкүләм проектлар да куя. Иң амбициоз,үз кызыксынуларын тапкан укучылар җыелган мәктәпләрдән башка булмый. Мондый кешеләр бик нәтиҗәле булачак», - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Яңа мәктәп Спартак урамындагы 2нче йорт адресы буенча ачылды. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, киләчәктә мәгариф мәйданчыгын, якын-тирәдә урнашкан биналарны колачлап, киңәйтергә мөмкин.

«Планда - спорт мәйданчыгы, тукланырга мөмкин булган урын ясау. Әмма минемчә, бу әле башы гына. Бу урын база үзәге булырга мөмкин. Без Казанга килергә һәм бу белемне алырга теләүчеләрнең күп булуын күрәбез», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Казан проектны башлап җибәргән икенче шәһәр булды, беренче шундый мәйданчык Мәскәүдә эшли инде. Мәктәптә уку бушлай, ә аның янында хостел ачылды. Әлегә биредә 500дән артык абитуриент бар. Мәктәптә яшь буенча чикләүләр юк — Казан абитуриентлары 17дән 59 яшькә кадәр. Аларның иң яхшылары гына бер ай озынлыгындагы сайлап алу этабын узып, мәктәп студентлары булачак.

«Сезнең киләчәгегез зур, армый-талмый эшләгез», — дип фатихасын бирде абитуриентларга Герман Греф.

Фото: Ксения Перепеченова

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев