Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады

Видео-котлау Татарстан Президентының Инстаграм аккаунтында урнаштырылган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады. Видео-котлау Президентның Инстаграм аккаунтына урнаштырылган.

«Бүген Минтимер Шәриповичның туган көне, дуслар! Аның Татарстан һәм татар халкы үсешенә керткән хезмәтен бәяләп бетергесез. Әйдәгез, барыбыз да аны котлыйк! Тазалык, озын гомер телик!», — диелгән котлау текстында.

Бүген республиканың беренче Президентына 83 яшь тулды.

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев