Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләренә яңа машина ачкычлары тапшырды

ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм Татарстан авылларында эшләүче участок уполномоченныйлары «Нива» и «Лада X-Ray» автомобиле иясе булды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин ЮХИДИ хезмәткәрләренә һәм полиция участок уполномоченныйларына яңа 80 автомобиль ачкычы тапшырды. Машиналар республика бюджеты хисабына сатып алынган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов, полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, төбәк икътисадының тотрыклылыгы һәм алга таба үсеше Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең профессиональлеге аркасында тәэмин ителүен искәртте.

Торжественное вручение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым служебного автотранспорта подразделениям МВД по Республике Татарстан

«Юл хәрәкәте иминлеге, җинаятьчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре - безнең уртак эшебез. Республика сезгә һәрвакыт кирәкле ярдәм күрсәтте һәм күрсәтәчәк. Республика кабул итә торган барлык чаралар, шул исәптән халыкара дәрәҗәдәгеләре дә, иң югары дәрәҗәдә уздырылачагына ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты якын көннәрдә Татарстанга WorldSkills һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатында катнашучылар һәм кунаклар киләчәген искә төшерде.

Торжественное вручение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым служебного автотранспорта подразделениям МВД по Республике Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Эчке эшләр органнарының барлык хезмәткәрләренә республика үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте һәм  уңышлы хезмәт теләде.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин республика җитәкчелегенә оператив-хезмәт эшчәнлегенең төрле аспектларын хәл итүдә ярдәм күрсәтелгәне һәм даими булышулары өчен рәхмәт әйтте. 

Фото: tatarstan.ru

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев