Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов православие динендәге Татарстан халкын Раштуа бәйрәме белән котлады

Татарстанда барлык традицион диннәргә бертигез дәрәҗәдә хөрмәт бар, бу – иҗтимагый татулык һәм республикабызда алгарышлы үсешнең төп нигезе.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов православие динендәге Татарстан халкын Раштуа бәйрәме белән котлады.

«Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм!

Ике мең еллар элек булган олы вакыйга – Христосның тууы – кешелек тарихында яңа эрага башлангыч бирде. Христианнарның күңеленә иман нуры, мәхәббәт өсти һәм матур киләчәккә ышаныч тудыра торган бу бәйрәмдә һәркем үзен могҗизалы хәлләр шаһитыдай хис итә. Ягымлы Вифлеем йолдызы кебек үк, Раштуа да рухи яңарыш һәм яшәешнең бөек серләрен ачу юлында якты маяк булып тора.

Христосның тууын гаилә һәм балалар бәйрәме буларак билгеләп үтү гадәткә кергән, шуңа да ул төрле милләт вәкилләренә, төрле дин тотучыларга якын һәм аңлаешлы. Библиядә Иисусның дөньяга килүе турында бәян ителгән сәхифәләрдә кешеләргә әхлакый юлкүрсәткеч булып торучы рухи хәзинәләр – ананың сабыен эчкерсез сөюе, ир белән хатынның бер-берсенә тугрылыгы, гаделлек һәм шәфкатьлелек идеаллары чагылыш таба.

Татарстанлылар барлык традицион диннәргә бертигез дәрәҗәдә хөрмәт белән карыйлар, бу исә иҗтимагый татулыкның һәм республикабызда алгарышлы үсешнең төп нигезе булып тора. Шунысы сөенечле: христианнарның һәм мөселманнарның күп кенә зур бәйрәмнәрен, шул исәптән Раштуаны да, без дуслык һәм үзара аңлашу рухында уздырабыз.

Татарстанда яшәүче православие динен тотучылар өчен 2017 ел күренекле вакыйгаларга бай булды. Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең өченче форумы узды, Богородица монастыренең дөньякүләм мәшһүр Казан Мәрьям Ана иконасы соборын, иске йола кафедра соборын торгызу эшләре башкарыла.

Раштуа тантаналары дин тотучы һәркемнең камилләшүгә һәм игелекле гамәлләргә омтылышына тагын да көчлерәк этәргеч бирер дип ышанам.

Сезгә һәм якыннарыгызга чын йөрәктән нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, илгә-көнгә тынычлык телим!", – диелә Президентның котлавында.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев