Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов православие динендәгеләрне Пасха бәйрәме белән котлады

Православие динендәгеләр өчен Пасха рухи яңарышны, гөнаһлардан арынып, ярлыкануга ихлас өмет баглауны, яшәү тантанасын гәүдәләндерә диелә котлауда.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Пасха бәйрәме белән котлады.

"Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның яңадан туу бәйрәме уңаеннан чын күңелдән котлыйм.

Православие динендәге һәр кеше өчен Пасха рухи яңарышны, гөнаһлардан арынып, ярлыкануга ихлас өмет баглауны, яшәү тантанасын гәүдәләндерә. Изге бәйрәмнең яшенә дә, картына да – һәркемгә шатлык хисләре бүләк итүе турында үз вакытында Владимир Ладыженский иҗат иткән шигъри юлларда бу вакытның яме, матур тәэсирләре, якты хисләре бик дөрес тапшырылган.

Гыйбадәтханәләр, дин тотучыларның күңелләре бу көндә дога нурына күмелә, йортларда мичтән яңа гына алынган бәйрәм икмәгенең хуш исе тарала, йөзләрдә елмаю балкый. Күп гасырлар дәвамында төрле халыкларның дини һәм мәдәни тормышында әһәмиятле урын алган Пасха, христианнарның һәм мөселманнарның башка зур бәйрәмнәре белән бергә, Россия цивилизациясенең аерылмас бер өлешенә әверелде. Төрле милләт вәкилләре һәм төрле дин тотучылар тату һәм тыныч яшәгән Татарстанда ул үзара хөрмәт һәм дустанә мөнәсәбәтләр шартларында уза, аның үзенә генә хас матур асылы саклана һәм ачыла. Казан Мәрьям Ана иконасының могҗизалы пәйда булуына быел 440 ел тулачак һәм бу вакыйга Пасханы тагын да тантаналырак итәр дип ышанам.

Мөселманнарның Борынгы Болгардагы изге тарихи ядкарьләре белән беррәттән торгызыла торган Казан Мәрьям Ана иконасы соборында дин тотучыларны гыйбадәткә җыячак көнгә дә ерак калмады. Шулай берләшеп гамәл кылу, рухи якынлык республикабызның һәм бөтен илебезнең тагын да көчлерәк алгарышына, күтәрелешенә этәргеч бирер дип уйлыйбыз.

Барыгызга да тынычлык, бәхет, игелек һәм иминлек, Христосның яңадан туу бәйрәмен игелекле эшләр белән каршылавыгызны телим!", - диелгән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавында.

Фото: архив tatar-inform

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев