Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Һәр иртәдә нефть бәясен һәм рубль курсын карыйм

Татарстан Республикасы Президенты Казан Кремлендә «ЛУКОЙЛ» ГАҖ вице-президенты белән очрашты.

Нефть сәнәгате - Татарстан өчен мөһим тармак булып тора. Нефть тармагыннан кергән салым республикага социаль программаларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Президент нефть бәяләре һәм рубль курсы белән кызыксынып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЛУКОЙЛ» ГАҖ башкарма вице-президенты Равил Маһанов белән очрашуда хәбәр итте.

«Бүген «ЛУКОЙЛ» - бюджет формалаштыручы эре структура һәм безнең килешүләр һәрвакыт үтәлә. Безнең өчен иң мөһиме - нефть сәнәгатенең нәтиҗәле эшләве. Димәк, республика икътисады да тиешле дәрәҗәдә булачак. Мин һәрвакыт иртән нефтькә бәя һәм рубль курсы нинди булуын карыйм», - диде Миңнеханов.

Татарстан Президенты «ЛУКОЙЛ» компаниясе Татарстанның барлык социаль-икътисади программаларында актив катнаша һәм республикада җитештерелә торган товарларны эре кулланучы булып тора, дип искәртте. «Безнең арада тыгыз мөнәсәбәтләр урнашты, дүрт ел эчендә генә дә товар әйләнеше ике тапкырга артты. Һәм безгә алга барырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«ЛУКОЙЛ» компаниясе Татарстанда «РИТЭК» ҖЧҖ бүлендек структурасы буларак тәкъдим ителгән. Равил Маһанов җавап сүзендә «РИТЭК» компаниясенең җирле бюджетларга күчерүләрне икеләтә арттыруын әйтте.

«Татарстанда безнең проблемалар юк, без үзебезгә карата игътибарлы, гадел мөнәсәбәтне күрәбез. Салым базасын ике тапкыр күтәрә алдык, һәм мин моны яхшы дип саныйм. Урыннарда күбрәк түләсәк, безгә эшләве шулкадәр җиңелрәк булачак», – диде Маһанов.

Рөстәм Миңнеханов һәм Равил Маһанов бүген 2019-2020 елларга Татарстан Республикасы белән «ЛУКОЙЛ» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә беркетмә имзалады.

Фото: архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев