Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «Рубин» һәм «Уфа» футбол клублары арасындагы тест матчын карады

Матч ахырында «Рубин» футболчысы Гекдениз Караденизга «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены тапшырдылар.

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Арена» стадионында «Рубин» һәм «Уфа» футбол клублары арасындагы тест матчын ткарады дип хәбәр итә республика лидерының матбугат хезмәте.

«Рубин» футбол клубының быелгы сезонда үз кырында үткәргән соңгы уены алда торган футбол буенча Дөнья чемпионаты алдыннан тест матчы булды. Стадион һәм шәһәрнең төрле хезмәтләре эшен тикшерделәр. Шул сәбәпле, җәмәгать транспортының кайбер маршрутларына вакытлыча үзгәрешләр кертелде, шулай ук машиналар хәрәкәте чикләнде.

Уен тигез хисап - 0:0 булып тәмамланды.

Футбол буенча Россия чемпионаты
ФК «Рубин» Казан – ФК «Уфа» Уфа

Матч ахырында «Рубин» футболчысы Гекдениз Караденизга «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены тапшырылуын игълан иттеләр. Төрек футболчысы үз карьерасын тәмамлавы хакында хәбәр иткән иде.

  • Гекдениз Карадениз Казан командасы составында 2008 елдан бирле 300 матч үткәргән.  

Футбол буенча Россия чемпионатыФК «Рубин» Казан – ФК «Уфа» Уфа

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев