Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Саба районына һәм Чаллыга эшлекле сәфәр кыла

Яр Чаллы КАМАЗның 50 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнә.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба районына һәм Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәре кыла. Республика җитәкчесе 2018 ел нәтиҗәләренә багышланган район һәм шәһәр советлары утырышында катнашырга планлаштыра. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте эш планында әйтелә.

«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Чаллыга эш сәфәре. 2018 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар буенча шәһәр Советы утырышында катнашу", — диелә планда.

2019 елда Чаллыда автогигантның 50 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар көтелә. Бәйрәм программасына тантаналы чаралар гына түгел, шәһәрдә социаль үзгәртеп корулар планы да кертелгән.

Фото: архив/Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев