Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов шәһәрдән авылга күченеп кайткан гаиләгә ярдәм итәргә кушты

100 гектар җир бирелсә, гаилә шәхси эш башларга әзер булуы турында белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәрдән Апас районы Карамасар авылына күченеп кайткан Нигъмәтҗановлар гаиләсенә ярдәм итү турында күрсәтмә бирде. Альбина Нигъмәтҗанова VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында авылга күченеп кайту өстенлекләре турында сөйләде.

Гаилә башлыгы моңарчы Мамадыш районында фермерлык белән шөгыльләнгән. Хәзер аларның Апаста җир белән эшләү нияте бар. "100 гектар пай җире булса, эш башлар идем", - ди ул.

Өч кыз үстерүче Нигъмәтҗановлар бүген авылда йорт салулары турында әйттеләр. "Авылыбыз уникаль, авыл эчендә биш чишмә ага. 14 пар игезәк яши. Кызларыбызга саф һава сулатып, саф чишмә суы эчертеп яшисебез килде. Безгә ияреп, бәлки, башкалар да авылга күченер", - диде.

"Авыл кешеләре өчен махсус программалар күп, тик күбесе яшьләр өчен. Ә миңа - 36, иремә 37 яшь. Пенсия яшен арттырдылар, программалар яшен дә арттырып булмасмы икән?" - дип мөрәҗәгать итте Альбина. Ул, шулай ук, балаларны район үзәгенә төрле түгәрәкләргә йөртү мәсьәләсен хәл итүдә дә ярдәм сорады.

"Шунда тормыш корырга уйлагансыз икән, Марат Готовичка (Марат Әхмәтов - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры - Т.И. искәрмәсе) сезгә ярдәм чараларын эзләргә күрсәтмә бирәбез", - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X