Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов штанга күтәргән Рамзан Кадыров белән видеоны социаль челтәргә куйды

Россия Президентын сайлау уңаеннан, 18 мартка кадәр "Милләтара зарядка 180318" эстафетасы бара.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрдәге битендә Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыровның “Милләтара зарядка 180318” эстафетасында катнашкан видеосын урнаштырган.

“Туган #Чемпионнарны сайлау180318 эстафетасында катнаша”, дип язган Татарстан Президенты.

“Мин кадерле туган Алексей Дюминнан “Чемпионнарны сайлау” эстафетасын бик теләп кабул итеп алам”, - дип, 100 килограммлы штанганы 18 тапкыр күтәрәчәген әйткән Кадыров видеода.

Аннан ул эстафетаны Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга, Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченкога, Карачаево-Черкесия Республикасы башлыгы Рәшид Темрезов һәм кинорежиссер Федор Бондарчукка, аннан шулай ук “Әхмәт” клубы хезмәткәрләренә тапшырган.

Алдан Рөстәм Миңнеханов эстафетаны Милләтләр эше буенча федераль агентлык башлыгы Игорь Бариновтан кабул итеп, арада Алексей Дюмин да булган берничә танылган кешегә тапшырган иде.

Эстафета Россиянең төрле төбәкләрендә 18 мартка кадәр дәвам итәчәк. Анда катнашучыларның барысы 180 мең 318 күнекмә ясавы планлаштырыла. Әлеге сан тавыш бирү вакытын аңлата.
 

http://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев