Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Соңгы елларда Татарстан башкаласы танымаслык булып үзгәрде

Республика лидеры “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә “Архитектура һәм дизайн трендлары, яңа омтылышлар” форсайт-сессиясендә катнашты.

Соңгы елларда Татарстан башкаласы җәмәгать пространстволары үсеше аркасында танымаслык булып үзгәрде. Бу хакта бүген Казанда узган SIYUM архитектура һәм дизайн беренче инвестицион Халыкара форумында Президент Рөстәм Миңнеханов белдерде. Республика лидеры “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә “Архитектура һәм дизайн трендлары, яңа омтылышлар” форсайт-сессиясендә катнашты.

“Кеше тормышының сыйфаты үсә, пространствога, скверларга, паркларга ихтыяҗ арта. Ун ел элек без бу хакта уйлый да алмый идек. Профессиональ кадрларга ихтыяҗ үсә. Соңгы елларда Татарстан башкаласы көчле үзгәрешләр кичерә. Ишегаллары һәм җәмәгать пространстволары үсеше бик мөһим. Халык барлык үзгәрешләргә дә уңай бәя бирә – яр буйларын реконструкцияләү, паркларны төзекләндерү. Без чит ил партнерлары тәҗрибәләрен җәлеп итәргә, илдәге тәҗрибәне өйрәнергә тиешбез”, - дип әйтте Президент.

Төбәк башлыгына сессия вакытында сигез презентация тәкъдим ителде: шәһәрләр үсеше белән идарә итү, тарихи мирасны, шәһәр архитектурасын, мохитен, җәмәгать пространстволарын, дизайн индустриясен, кунакчыллыкны, шәһәр һәм профессиональ төркемнәрен үстерү.

Форумга нәтиҗәне Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень ясады. Ул тармак алдындагы җитди бурычларны билгеләп үтте. Болар халык өчен шәһәр мохитен һәм җәмәгать пространстволарын үстерү. Илдә зур тизлектә барган торак төзелеше һәркемгә дә уңайлы, отышлы булырга тиеш, диде ул.

Архитектура һәм дизайн өлкәсендәге белгечләр, бизнес вәкилләре, потенциаль инвесторлар һәм заказ бирүчеләр “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгәгендә җыелдылар. Аларның уртак идеяләре һәм проектлары җәмәгать пространствосын үзгәртүгә яңа мөмкинлекләр ачачак. Форумның укыту пограммасы биш юнәлештә сессияләрне үз эченә ала: шәһәр төзелеше һәм архитектура, дизайн, HoReCa, шәхси бренд, креатив индустрияләр. Өч көн дәвамында Казандагы мәйданчыкларда 30 артык лекцияләр һәм мастер-класслар узачак. Форумда 10 илдән 50 спикер катнаша.

SIYUM форумының төп миссиясе архитектура һәм дизайн тармагын үстерү. Бу алга таба әйләнә-тирәне глобаль рәвештә үзгәртү һәм Татарстанның югары иҗади потенциалга ия төбәк буларак позицияләрен ныгыту, халыкара архитектура һәм дизайн мәйданында танытуда ярдәм итәчәк.

Казанда SIYUM оештыручылары: Россиянең архитекторлар Союзы һәм дизайнерлар Союзы ярдәме белән Татарстанның инвестицион үсеш агентствосы белән Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы. Форум 11 мартка кадәр эшләячәк.

Фото: http://kazanutlary.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев