Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Социаль челтәрләр аноним булырга тиеш түгел

Татарстан Президенты фикеренчә, социаль челтәрләр традицион гаммәви мәгълүмат чараларына көндәшлек тудыра.

Социаль челтәрләр аноним булырга тиеш түгел. Билгеле бер җаваплылык булуы шарт. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан федераль һәм республика гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуда шул хакта белдерде.

«Биредә эш минем социаль челтәрләрне ярату-яратмавыма бәйле түгел, бу инде безнең тормышыбыз. Телевидение, матбугатның мәгълүмат кыры шушы якка күчә. Мин материалларны игътибар белән күзәтәм. Аноним булган очракта, кайчагында күп кенә нәрсәләр башка максатларда да кулланыла. Әмма чынбарлыкка туры килгән әйберләр дә бар», - диде республика башлыгы.

«Һәркемнең үз роле. Җәмгыятьтә гел уңай персонажлар гына була алмый, баланска ирешү өчен, шул ук санда тискәре геройлар да булырга тиештер, мөгаен. Әгәр барысы да яхшы икән һәм без кул чабып кына торсак, динамика һәм үсеш булмаячак. Көндәшлек булырга тиеш. Бу ниндидер адым ясарга һәм карарлар кабул итәргә этәрә», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Фото: president.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев