Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы белән балык тотты

Татарстан Президенты Әстерхан өлкәсендә Татарстан делегациясен җитәкләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Сергей Морозов белән балыкта опты һәм сазан тотты. Фотоларны республика җитәкчесе Instagramда үз сәхифәсенә урнаштырды.

Шуңа охшаш фоторәсемнәрне Интернетта Сергей Морозов та чыгарган. Ул шулай ук сазан балыгы тоткан. «Иртән иртүк, беркетмә очрашулары алдыннан», — дип язган өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы фото астында.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шимбә көнне, 13 апрельдә, эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә килде. Сәфәрнең төп максаты - төбәкләр арасында сәүдә әйләнешен, социаль-мәдәни һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне үстерү.

Хәзерге вакытта төбәкләр арасында товар әйләнеше 500 млн сумнан артып китә. Татарстан җиңел һәм йөк автомобильләре, синтетик каучук, табаклы пыяла, дарулар, медицина инструментлары һәм җиһазлары, туклану продуктлары белән тәэмин итә. Әстерхан өлкәсеннән республикага балык продукциясе, тоз, кондитер әйберләре килә.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашырга планлаштыра. Бүгенге көндә төбәктә 60 меңнән артык татар яши.

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев