Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә багышланган концертны ачачак

Тантаналы чара бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә уза.

Бүген 16.00 сәгатьтә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы планлаштырыла.

Концерт программасында республиканың иң яхшы иҗат коллективлары: Татарстан Дәүләт симфоник оркестры, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан Дәүләт камера хоры катнашачак. Алар белән бергә сәхнәгә яшь һәм талантлы башкаручылар: Филүс Каһиров, Артур Исламов, Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова, Марсель Вәгыйзов, Чулпан Йосыпова, Эльмира Кәлимуллина һәм башка җырчылар чыгачак.

Бәйрәм мәйданында чакырылган йолдызлар: Альбина Шаһиморатова, Алсу Сафина, Зөлфия Камалова, Әхмәд Агади, Альберт Әсәдуллин, Ренат Ибраһимов чыгыш ясаячак. Кичәне театр һәм кино актеры, телетапшырулар алып баручы Сергей Шәкүров алып барачак.

Программада заманча яшьләр коллективлары: «Мизгел» бию театры, «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре чыгыш ясый.

ТАССРның 100 еллыгына старт «Татар-информ» сайтында һәм ТНВ каналында күрсәтеләчәк.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев