Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан өчен газ-мотор ягулыгы базары үсеше әһәмиятле булуын әйтте

Татарстан Президенты сүзләренчә, республикада машина йөртүчеләрне газ ягулыгын куллануга күчерү өчен төрле кызыксындыру чаралары күрелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VIII Петербург халыкара газ форумында газ тармагында заманча технологияләр һәм җиһазлар күргәзмәсен карады. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов "РариТЭК" Татарстан компаниясе экспозициясе белән танышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат үзәге хәбәр итә.

Күргәзмәдә Татарстанда җитештерелә торган газ-мотор техникасы тәкъдим ителгән иде. Массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда, Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстанда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча зур программа гамәлгә ашырылуын әйтте. Бүгенге көнгә "газда" 4 меңнән артык автомобиль йөри.

VIII Петербургский международный газовый форум

Татарстан Президенты сүзләренчә, республикада машина йөртүчеләрне газ ягулыгын куллануга күчерү өчен төрле кызыксындыру чаралары күрелә. Әйтик, автомобильгә кирәкле җиһазларны кую өчен чыгымнарны кайтаралар. "Бу - бик мөһим. Газ баллоны җиһазларын кую өстәмә чыгымнар таләп итә. Кешеләр күп вакыт моңа риза түгел. Шуңа да без субсидияләр бирәбез һәм махсус федераль программаларда катнашабыз", - диде Татарстан Президенты.

Шулай ук Татарстанда газ тутыру станцияләре челтәре киңәйтелә: хәзерге вакытта 19 станция эшли, тагын өчне гамәлгә кертү көтелә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, әлеге ягулыкның өстенлеге шунда - ул экономияле һәм аннан зарарлы матдәләр һавага азрак эләгә. "Бүген без ике төп юнәлеш буенча эш алып барабыз: кысылган газ һәм сыекландырылган газ. Мотор ягулыгы буларак газны популярлаштыру буенча төрле проектлар гамәлгә ашырыла. Шул ук вакытта без газны газ химиясе предприятиеләрендә чимал буларак та кулланабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

VIII Петербургский международный газовый форум

Татарстан Президенты әлеге эшнең республиканың стратегик партнеры - "Газпром" компаниясе белән бергә алып барылуын әйтте. . 

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев