Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть-газ химиясе форумын ачты

Россиянең 31 төбәгеннән һәм 23 ерак һәм якын чит илдән 180 тармак предприятиесе "Казан ярминкәсенә" форумга җыелды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан ярминкәсе" үзәгендә Татарстан нефть-газ химиясе форумында катнаша. Чара Россия тау һәм сәнәгать күзәтчелегенең 300 еллыгына багышланган.

Рөстәм Миңнеханов форум ачылышында инде 25 елдан артык, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үткәндә, Казанда Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы үткәрелгәнен искәртте.

"Быелгы форум Россия тау һәм сәнәгать күзәтчелегенең 300 еллыгына багышланган. Шушы хезмәт тарихы илебезнең сәнәгать үсеше, аның чимал һәм энергетик потенциалын ныгыту белән бәйле. Ростехнадзорның нефть һәм газ сәнәгате үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Коллектив техноген аварияләрне булдырмау, гражданнар тормышы һәм сәламәтлеген саклау эшен башкара", - диде Миңнеханов.

Ул республиканың нефть һәм газ химиясе комплексы предприятиеләренең конструктив хезмәттәшлек белән кызыксынуын билгеләп узды. Яңа уртак проектлар гамәлгә ашырылуын теләде. Ул, шулай ук, иң яхшы проектлар конкурсы җиңүчеләренә дипломнар тапшырды.

Беларусь Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Семашко Беларусь һәм Татарстанның хзмәттәшлектә перспектив юнәлешләре бихисап дип саный. Газ-мотор ягулыгы, коммуналь техника кулланышы өлкәләрендә элемтәләр булганын әйтте. Семашко быел 26-27 сентябрьдә Рөстәм Миңнехановның Минскка барачагын, шунда хезмәттәшлек турында протокол имзаланачагын хәбәр итте.

Ростехнадзор федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Александр Трембицкий куркыныч производстволар белән бәйле 127 меңнән артык предприятие һәм электр энергиясе өлкәсендә 2 млн нан артык генерация объекты булганын әйтте. Алар барысы да күзәтчелек хезмәте аша узуын искәртте.

"Шушы форум кебек мәйданчыкларда без предприятиеләргә кертеп булырдай яңа технология, инновацияләр турында сөйләшәбез. Төп бурыч - производствода куркынычсызлыкны тәэмин итү, бәхетсезлек очракларын киметү. Соңгы берничә дистә елда Россиядә травматизмны киметүдә уңай динамика күренә", - диде Трембицкий.

Форум эшендә Россиянең 31 төбәгеннән һәм 23 ерак һәм якын чит илдән 180 тармак предприятиесе катнаша. Форум кысаларында "Нефть, газ. Нефтехимия", "GEO-КАЗАНЬ: Геологоразведка. Геодезия. Картография», 5-ая международная специализированная выставка «Интерпластика Казань» күргәзмәләре уза.

Азәрбайҗан, Беларусь, Германия, Канада, Корея, Чехия һәм башка илләр компанияләре нефть эшкәртү һәм нефть химиясе җиһазлары һәм технологияләрен, шартлаудан саклаучы электр җиһазлары һәм башка яңалыклар тәкъдим итә. Форумның эшлекле программасында нефть һәм газ табуда инновацияләр, табигатьтән рациональ файдалану, тармакны цифрлаштыру кебек темалар чагылыш таба.

Фото: Владимир Васильев

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев