Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда алимент түләттерү буенча эшче төркем төзергә йөкләмә бирде

Яңа структура алиментчылардан бурычларын түләттерү стратегиясен ТР вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә әзерләячәк.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә алиментчылардан бурычларын түләттерү буенча эшче төркем булдырырга йөкләмә бирде. Яңа структураны ТР вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкләячәк.

«Төркем составына прокуратура, суд приставлары федераль хезмәтенең төбәк бүлеге һ.б. органнарның вәкилләре керәчәк», - дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат сәркатибе Эдуард Хәйруллин.

Республикада алимент буенча җыелган бурычның гомуми күләме 3 миллиард сумнан да артып китә. Әлеге әҗәтне түләттерүдә нәтиҗәле стратегия булдырырга кирәк, диде Хәйруллин.

Шул ук вакытта киңәшмәдә яңа оештырылган төркемнең атна саен Президент алдында башкарылган эш турында хисап тотачагы турында сүз бармады. «Мондый махсус көн юк. Бу хакта хәбәр итүчеләр мәгълүматны бозып күрсәткән», - дип искәртте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе. 

Фото: архив tatar-inform

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев