Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Беренче Президентын сайлауга багышланган күргәзмәне карады

Күргәзмәдә аклы-каралы һәм төсле фотографияләр урын алган. Аларда Минтимер Шәймиев катнашкан чаралар сурәтләнгән.

Бүген ТР Дәүләт Советында Президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Беренче Президенты сайлануының 30 еллыгына багышланган күргәзмәне карады.

Күргәзмәдә аклы-каралы һәм төсле фотографияләр урын алган. Аларда Минтимер Шәймиев катнашкан чаралар чагылыш тапкан. Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларациясен кабул итү алдыннан чыгышы сурәтләнгән фотопортрет та бар. Ул вакытта Минтимер Шәймиев ТАССР Югары Советы Рәисе булган.

Биредә шулай ук Минтимер Шәймиевнең Татарстан Президенты вазифасына керешү тантанасыннан, Венгрия Президенты Арпад Генц белән Болгарга сәфәреннән фотографияләр бар.


Татарстан Конституциясе кабул ителгән көн фотографиясе дә тәкъдим ителгән. Татарстанның дәүләт статусы турындагы мәсьәлә буенча референдум алдыннан митинг фотографиясе дә кертелгән.

«30 ел элек, 1991 елның 18 апрелендә, ТАССР Югары Советы президентлык институтын гамәлгә куя. Соңрак 1991 елның 12 июнендә күпчелек тавыш белән Татарстан Президенты итеп Минтимер Шәрипович Шәймиевне сайлап куя», — диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның егерме икенче утырышында.

Фәрит Мөхәммәтшин РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевне дөнья масштабындагы абруйлы, җаваплы сәясәтче дип атады.

Фото: Рәсми Татарстан

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X