Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов төбәк башлыклары йогынтысы рейтингында өченче урынны саклап калды

ТР Президенты уртача 8,14 балл җыйган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов август нәтиҗәләре буенча Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы әзерләгән Федерация субъектлары башлыклары йогынтысы рейтингында өченче урынны саклап калды.

Экспертлар бәяләвенчә, ТР Президенты уртача 8,14 балл җыйган. Аны Мәскәү мэры Сергей Собянин (8,89 балл) һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров (8,54 балл) узып киткән.

Моннан тыш, беренче бишлеккә Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев (7,70 балл) һәм Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов та (7,38 балл) кергән.

Сораштыру (рейтинг шуның нәтиҗәләренә карап төзелә) анкета тутыру алымы белән үткәрелә. Анда 26 эксперт катнаша, алар арасында сәясәт белгечләре, сәяси технологлар, медиаэкспертлар, журналистлар бар. Шуннан соң экспертлар биргән бәянең уртача арифметик дәрәҗәсе билгеләнә. 

Фото: ТР Президентының матбугат хезмәте

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев