Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химиклар көнен бәйрәм итүдә катнашты

Татарстан Президенты республиканың химия тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

 Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы тармак хезмәткәрләрен Химиклар көне белән котлады. Чара гадәттәгечә Түбән Камада узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Торжественные мероприятия, посвященные празднованию "Дня Химика".

Башта Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин Татарстан Республикасында нефть химиясе предприятиеләре күргәзмәсен карады.

Тантанадагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов химия тармагы ветераннарын, атказанган химикларны, нефть химиясе сәнәгате предприятиеләренең меңләгән хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Монды күңелле бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

Торжественные мероприятия, посвященные празднованию "Дня Химика".

"Безнең ветераннар заманында биредә гамәлгә ашырган гаять зур проектлар илебездә генә түгел, ә дөнья базарында да конкурентлыкка сәләтле булып калырга мөмкинлек бирә. Алга таба да безнең планнар гаять зур. Республика өчен әле дә, якын киләчәктә дә химия һәм нефть химиясе үсеш нигезе булып тора. Без сезгә хезмәтегез, республика үсешенә, гомумән илебез үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәтле", - диде Татарстан Президенты һәм алга таба да уңышлар теләде.

Торжественные мероприятия, посвященные празднованию "Дня Химика".

Шуннан республика һәм Россия артистлары, бию һәм җыр коллективлары катнашында концерт башланды. Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итәчәк. 

Фото: tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев