Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Теләче районы гадәттәгечә урып-җыю барышында оешканлык күрсәтә

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, теләчелеләрнең уңыш күләмнәрен арттыру өчен резервлары җитәрлек.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче мунициципаль районына эш сәфәре кыла. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнехановны эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөри.

Рабочая поездка в Тюлячинский муниципальный район

«Алан» хуҗалыгы басуында Рөстәм Миңнеханов районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Урак эшләренең барышы турында Теләче мунициципаль районы башлыгы Илдус Зарипов сөйләде. Районда 44,5 мең га иген чәчелгән. Бөртекле культуралар 21,6 мең гектарда. Бүгенгә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 45% мәйданны җыеп алганнар – 9,7 мең га. 24 мең тонна иген суктырылган. Уңыш уртача республика уңышыннан түбәнрәк (27,7ц/га).

Шулай ук Илдус Зарипов терлекчелек үсеше турында да хәбәр итте. Бүгенгә районда14,3 мең баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 4,6 мең сыер. Ел башланганнан бирле 13,8 мең тонна сөт савып алынган. Үткән ел 8 сыер фермасына капиталь ремонт ясалган һәм 4 силос-сенаж траншеясе корылган.

Рабочая поездка в Тюлячинский муниципальный район

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Теләче районы гадәттәгечә урып-җыю чорында оешканлык күрсәтә. Шул ук вакытта быел район уңыш буенча 28 нче урында гына. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, теләчелеләрнең уңыш күләмнәрен арттыру өчен резервлары җитәрлек.

Аннары Алан авылында Татарстан Республикасы Президенты капиталь ремонт ясалган балалар бакчасында булды. Объект 20 урынга исәпләнгән. Рөстәм Миңнеханов музыка залын, методика кабинетын һәм спорт-уеннар мәйданчыгын карап чыкты.

Бүген тагын Татарстан Президентына Теләче районында табигый газны сыекландыру комплексын төзү проектын тәкъдим иттеләр. Җайланманың җитештерүчәнлеге сәгатенә 6 тонна булачак. Объектны 2020 елның 1 кварталында тапшырырга ниятлиләр. Яңа комплекста 50 эш урыны булдырылачак. 

Фото: president.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X