Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты инаугурациясендә катнаша

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Төркия Республикасына килде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Төркия Республикасына килде. Сәфәрнең төп максаты - Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган инаугурациясе тантанасында катнашу. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аэропортта Рөстәм Миңнехановны Төркия Республикасының Россиядәге илчесе Хөсейн Дириоз, Россиянең Төркиядәге илчесе Алексей Ерхов, Төркиянең яшьләр эшләре һәм спорт буенча министры Осман Ашкын Бак һәм башка рәсми затлар каршылады.

Рөстәм Миңнеханов инаугурациядә Рәҗәп Тайип Эрдоган чакыруы буенча катнаша.

Инаугурациядә Россия делегациясен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкли.

 Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X