Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов төзелеп бетмәгән инфраструктура объектларын сатарга кушты

Татарстан Президенты бу мәсьәләне контрольгә алырга кирәклеген әйтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Төзелеш һәм Финанс министрлыкларына төзелеп бетмәгән инфраструктура объектлары мәсьәләсен контрольгә алырга кушты. Бу турыда ул 2019 елның алты ае йомгаклары буенча Татарстанның финанс, казна һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә әйтте.

“Төзелеп бетмәгән объектларны сатарга кирәк. Алар өчен акча тотылган. Һәм муниципаль объектлар буенча да анализ ясарга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республиканское совещание финансовых, казначейских и налоговых органов Республики Татарстан по итогам исполнения консолидированного бюджета Республики Татарстан за 1 полугодие 2019 года и задачам финансовых, казначейских и налоговых органов на 2019 год. Проводит Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Төгәлләнмәгән бернинди дә эш булмаска тиеш, диде ул. “Әгәр берәр проект планга кертелгән икән, ул эшләнеп бетәргә тиеш”, - диде Татарстан Президенты.

2019 елның 1 июленә Татарстанда төгәлләнмәгән төзелешләрнең суммасы 23,2 миллиардны тәшкил итә. Бу хакта үз чыгышында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин әйтте. Ул төгәлләнмәгән төзелеш күләме кимүенең уңай динамикасы турында да әйтте.

Республиканское совещание финансовых, казначейских и налоговых органов Республики Татарстан по итогам исполнения консолидированного бюджета Республики Татарстан за 1 полугодие 2019 года и задачам финансовых, казначейских и налоговых органов на 2019 год. Проводит Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Рөстәм Миңнеханов быелның беренче ярты еллыгы йомгаклары буенча Татарстанның финанс, казна һәм салым органнары киңәшмәсен уздырды. Утырышта Татарстан буенча Федераль салым хезмәте Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин һәм Татарстан буенча Федераль казначылык Идарәсе башлыгы Рөстәм Нуриәхмәтов чыгыш ясады.

Фото: архив/Рамиль Гали, tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев