Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Яңа йортлар төзү — ул демографияне яхшырту мөмкинлеге

Татарстан Президенты Әгерҗедә социаль программалар буенча төзелгән яңа йортка күчү уңаеннан оештырылган тантанада катнашты.

Бүген Татарстанның Әгерҗе районында бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, ятим балалар һәм социаль ипотека программасында катнашучылар өчен яңа йорт файдалануга тапшырылды. Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Һәр гаилә өчен иң мөһиме - йорт. Әгәр мондый йортлар төзелсә, димәк, демографик вазгыятьне төзәтергә мөмкинлек булачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты район хакимиятләренең игътибарын балаларны тәрбияләүдә гаиләләргә ярдәм итәргә кирәклегенә юнәлтте. «Әгерҗедә балалар бакчалары һәм мәктәпләр буенча сораулар бар. Бу мәсьәләләрне без карарбыз», — дип вәгъдә итте Рөстәм Миңнеханов.

Әгерҗедәге яңа йортның төзүче-инвесторы ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды булды. Ике катлы бинада гомуми торак мәйданы 807 кв. метр булган 16 фатир. Барлык фатирлар да чиста эшләнештә бирелә. Алар сантехника, газ плитәләре, төтен турында хәбәр итүче датчиклар, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклар, җылылык көйләү җайланмалары белән җиһазландырылган.

Агымдагы елда Дәүләт торак фондына нигез салынуга 25 ел тула. Бу вакыт эчендә 170 меңнән артык фатир төзелгән. Аларның 48,5 меңе тузган торактан гражданнарны күчерү барышында бушлай бирелде. Тагын 121 мең фатир социаль ипотека программасы кысаларында ташламалы шартларда сатылган.

Россиядә 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә эшләнгән «Демография» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда илкүләм проект буенча 5,8 мең урынлы 28 балалар бакчасы, шулай ук өч спорт мәйданчыгы һәм ике футбол кыры төзелеше тәмамланды.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев