Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Япониядә эмигрант татарлар нигез салган мәчеттә булган

Узган гасыр башында нигез салынган мәчетнең нигезе һәм корылмалары җир тетрәүләргә бирешмәгән, һәм ул бүген дә эшли.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Япониянең Кобе шәһәрендә эмигрант татарлар нигез салган - мондагы иң беренче төзелгән мәчеттә булды. Мәчеткә нигезне узган гасыр башында Россиядән килгән татарлар салган. Бу хакта Миңнеханов Instagram битендә хәбәр иткән.

Мәчет төзелеше 1928 елны Кобе шәһәренең ислам җәмгыяте дин белгече һәм публицист Әбдерәшит Ибраһимов ярдәмендә җыелган акчага төзелә башлый. Дин йорты 1935 елда төзелеп бетә һәм ул Япониядә иң беренче төзелгән мәчет санала. Дәүләт башкаласы Токиода беренче мәчет бары тик 1938 елда гына барлыкка килә.

Кобедагы мәчет традицион төрек стилендә төзелгән. Узган гасыр башында нигез салынган мәчет нигезе һәм корылмалары җир тетрәүләргә бирешмәгән, һәм ул бүген дә эшли.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе бүген һәм иртәгә - эшлекле сәфәр белән Япониядә. 
 

Фото: инстаграм

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев