Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Яшьләр көнендә граффити ясады һәм диджей пульты артына басты

Бүген Казанның Елга портында бәйрәм чаралары уза.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Елга портында Яшьләр көне уңаеннан бәйрәм чарасында катнашты. Ул граффити ясап карады, диджей пульты артына басты. Президент өчен экскурсияне республиканың яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм бәйрәмне оештыручылар үткәрде.

Мәйданчык, чыннан да, яшьләр эшләгән мини-шәһәрне хәтерләтә. Ул скейтбордистлар һәм BMX-велосипедларда трюкачлар өчен зоналарны үз эченә алган. Рөстәм Миңнеханов баскетбол буенча ярышны һәм биючеләр баттлын карады. Боларның барысы да Татарстан Президентының Instagram социаль челтәрендәге аккаунтына куелган.

«Кроссвинил» ноктасында (винил пластинкалары алмашу зонасы) Рөстәм Миңнеханов диджей пульты артына басты. Аннары ул Instagramга әлеге мизгелнең видеосын куйды, комментарий язучылар Татарстан Президентын DJ MiniKhan дип атаган. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Дамир Фәттахов белән бергә трафарет буенча #БерДулкында дип язылган графити ясадылар.

Шулай ук Президентка Казандагы Профсоюз урамында төнге клуб лейбллары басылган капюшонлы кара куртка бүләк иттеләр. Аннары Рөстәм Миңнеханов яшьләрне котлады.

«Бүген мин бик күп кызыклы нәрсәләр күрдем. Безнең шәһәрдә шундый талантлар, шундый кызыклы кешеләр бар дип уйламаган идем. Әлбәттә, без яшьләргә таянабыз, без министрлык төзедек, һәм ул рәсми структуралар белән генә эшләргә тиеш түгел, ул бөтен яшьләр белән эшләргә тиеш. Бүген бик күп кызыклы мисаллар бар. Без, һичшиксез, сезгә ярдәм итәчәкбез», — диде Татарстан Президенты.

Фото: Динара Прокопьева

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев