Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов үзмәшгуль кешеләргә аяк чалмаска кушты

"Яңа салым режимы хөкүмәт органнары ярдәм күрсәткәндә генә эшли ала", - диде Президент.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, яңа кабул ителгән закон нигезендә, хөкүмәт органнарына үзмәшгуль кешеләргә басым ясамаска кушты. Бу хакта ул бүген ТР Эшмәкәрлек Советының X киңәйтелгән утырышында әйтте.

"Татарстан - үзмәшгуль кешеләргә махсус салым режимы кертү буенча пилот төбәк. Салым ставкасы физик затларга - 4, оешмаларга 6 % күләмендә билгеләнде. Шул ук вакытта үзмәшгуль кешенең еллык кереме елына 2,4 млн сумнан ким булырга тиеш түгел", - дип аңлатты ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт органнарына үзмәшгульлеккә басым ясамаска кушты.

"Әлеге өлкәгә кагылышы булган һәр хөкүмәт органын бюрократия һәм катлаулы процесслардан читләшергә, үзмәшгульләргә административ киртәләр тудырмаска чакырам. Шул очракта гына яңа салым режимы гражданнар тарафыннан кабул ителәчәк", - диде Татарстан Президенты.

Фото:архив/Ильнар Тухбатов/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев