Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Үзмәшгульләрне акча эшләргә өйрәтергә кирәк

Татарстан Президенты үзмәшгуль булып теркәлүчеләрнең санын арттыру гына түгел, аларның белемнәрен үстерү белән дә шөгыльләнергә кушты.

Татарстандагы үзмәшгульләрне акча эшләргә өйрәтергә кирәк. Моның өчен укыту программаларын эшләү зарур. Бу фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның алты ае йомгаклары буенча Татарстанның финанс, казна һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә әйтте.

“Быелдан башлап республикага һөнәри керемгә яңа салым гамәлгә керде. Безнең бурыч – күләм арттыру гына түгел, ә бу кешеләрне акча эшләргә дә өйрәтү. Бигрәк тә яшьләрне. Укыту программалары, этәргеч кирәк”, - диде Миңнеханов.

Республиканское совещание финансовых, казначейских и налоговых органов Республики Татарстан по итогам исполнения консолидированного бюджета Республики Татарстан за 1 полугодие 2019 года и задачам финансовых, казначейских и налоговых органов на 2019 год. Проводит Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Алдарак билгеле булганча, республикада һөнәри керем өчен 20 мең кеше салым түли, аларның 500 балигъ булмаганнар.

Татарстан буенча Федераль салым хезмәте Идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин сүзләренчә, үзмәшгульләрне җәлеп итү һәм теркәү тиешенчә дәрәҗәдә тиз бармый. Ел азагына кадәр Татарстандагы 60 меңләп үзмәшгуль актив эшли башлар дип планлаштырыла.

 

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X