Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнехановка яңа проектлар тәкъдим иттеләр

ТР Президенты республика яңа сәнәгать һәм энергетика технологияләре кертүгә әзер булырга тиеш дип саный.

Казанда “Татнефтехиминвестхолдинг” Директорлар советының узып барган елга йомгаклау утырышы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Республика лидерына һәм башкаларга берничә проект тәкъдим иттеләр.

“Татнефтехиминвестхолдинг"ның генераль директоры Рафинат Яруллин республика предприятиеләрен тәэмин итү өчен углеводород чималы һәм нефть химияче продукциясе исемлеген раслау белән бәйле сораулар бирде. 

“Түбән Кама Нефтехим” һәм “Татнефть”не каучуклар, “Аммоний”, Kastamonu белән “Түбән Кама Нефтехим”ны метанол белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итеп, миңа хисап тотуларын сорыйм”, — диде Рөстәм Миңнеханов. 

Заседание Совета директоров ОАО "Татнефтехиминвест-холдинг". Проводит Председатель Совета директоров, Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

“СИБУР-Томскнефтехим” фәнни-тикшеренү оешмасы генераль директоры Юрий Казаков Томск нефтьчеләренең Татарстан нефть химиясе комплексы белән техник һәм технологик хезмәттәшлеген үстерергә тәкъдим итте. Мәскәү өлкәсенең Дубна шәһәре “Химмаш-аппарат” инжиринг компаниясе вәкиле Игорь Гунбин республикада биохимия кластерын булдыру мөмкинлеге планнарын әйтте.

"Хәзер мондый технологияләрне куллану гамәлдә сыналган. Киләчәк шундый технологик карарларга бәйле", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Заседание Совета директоров ОАО "Татнефтехиминвест-холдинг". Проводит Председатель Совета директоров, Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Ульяновскиның “ХитЛаб” компаниясе җитәкчесе Константин Полетаев водород зарядкалары турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов докладны зур кызыксыну белән тыңлады һәм спикердан заказчылар белән очрашу өчен Казанда тоткарлануын сораган.

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев