Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнехановның сөт бәяләре буенча Медведевка язган хатына җавап килгән

Россия хөкүмәте җитәкчесе сөткә бәйле вазгыять игътибар сорый, ди.

Татарстан Президентының сөт бәяләре төшү буенча Россия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка язган хатына җавап килгән. Билгеле булганча, Рөстәм Миңнеханов Сочида узган киңәшмәдә сөт мәсьәләсе буенча әзерләнгән хатны Дмитрий Медведевка тапшырырга вәгъдә иткән иде.

Татарстан авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәкыйп Хаҗипов “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, кичә министрлыкка Рөстәм Миңнеханов язган хатка җавап килгән.

“Сөт мәсьәләсенә бәйле вазгыять игътибар сорый. Тәкъдимнәр әзерләгез”, – дип Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворковичка йөкләгән. Медведев тарафыннан әлеге сүзләр 16 февраль көнне имзаланган.

Искәртеп үтик, 14 февраль көнне, Татарстан агросәнәгать тармагының киңәйтелгән утырышында, сөткә бәйле вазгыятьне хәл итүне сорап, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Президент аңа җавап итеп, “белешмә дә, язма мөрәҗәгать тә әзерләргә кирәк. Федераль үзәккә мөрәҗәгать итәрмен. Сочидагы конференция вакытында Дмитрий Медведев янына шәхсән үзем барачакмын. Бу мәсьәләне киңәшмәдә күтәрәчәкмен. Вәгъдә бирәм, бу юнәлештә эшләячәкмен", - дигән иде.

Фото: архив tatar-inform.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев