Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Нигъмәтуллин балыкчылык оешмаларына финанс ярдәме карауны сорады

Беренче вице-премьер Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына яңа бурычлар билгеләде.

Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин балыкчылык оешмаларына финанс ярдәме күрсәтүне тәкъдим итте. Бу хакта ул Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында әйтте.

«Икътисад министрлыгын балык үрчетүче хуҗалыклар өчен грантлар булдыруын яки икътисади ярдәм формаларын табуын сорыйм», — диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Ул чыгышында махсус саклана торган табигый территорияләр булдыру эшенә бәя бирде. Былтыр шундый биш тыюлык булдыру карары кабул ителгәнен, шушы юнәлештә эш төгәлләнеп килүен искәртте. «Идел буе киңлекләре» проекты иң күләмлесе булганын, аңа дүрт район кергәнен билгеләп үтте. «Бу заказникны булдыру Идел буе утрауларында туган социаль киеренкелекне киметте», — диде.

Рөстәм Нигъмәтуллин быел, Туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә, махсус саклана торган урыннарда экологик туризмга игътибар юнәлтергә кушты. «Бүген бу юнәлештә илкүләм проект та бар. Уздырыла торган эш халык өчен кызыклы булачак», — диде.

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Югары Ослан, Лаеш, Яшел Үзән районнарында «Идел буе киңлекләре» заказнигы территориясенә кергән торак һәм бакча йортларына инвентаризация үткәрүне сорады. Бакчачылык җәмгыятьләреннән каты көнкүреш калдыкларын чыгару ничек оештырылганын ачыкларга күрсәтмә бирде.

Табигать байлыкларын саклап калу, арттыру дәүләт комитетының төп бурычы булуын искәртте.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев