Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Рубин" футболчылары үз кырында "Анжи" командасын тар-мар итте

Бу "Рубин"ның премьер-лигадагы иң зур исәп аермасы белән җиңүе булды. (Казан, 20 август, "Татар-информ"). Казанның "Рубин" футболчылары Россия чемпионатының 7 нче турында "Казан Арена" стадионында Махачкаланың "Анжи" командасын отты. 11252 тамашачыны үзенә җыйган әлеге матч 6:0 исәбе белән төгәлләнде. Шунысы да игътибарга лаек: әлеге уңыш "Рубин"ның премьер-лигада чыгыш ясаган вакытындагы...

Бу "Рубин"ның премьер-лигадагы иң зур исәп аермасы белән җиңүе булды.

(Казан, 20 август, "Татар-информ"). Казанның "Рубин" футболчылары Россия чемпионатының 7 нче турында "Казан Арена" стадионында Махачкаланың "Анжи" командасын отты. 11252 тамашачыны үзенә җыйган әлеге матч 6:0 исәбе белән төгәлләнде.
Шунысы да игътибарга лаек: әлеге уңыш "Рубин"ның премьер-лигада чыгыш ясаган вакытындагы иң зур исәп аермасы белән җиңүе булды.
Чемпионатның 7 турыннан соң "Рубин" футбол командасы исәбендә 11 очко бар. Команда әлегә 6 нчы урынга урнашты. 26 августта Корбан Бердыев шәкертләре "Казан Арена"да "Тосно" командасы белән очраша.
Футбол. Россия чемпионаты. 7 нче тур. "Рубин" (Казан) - Анжи (Махачкала) - 6:0 (3:0).
1:0 - Жонатас, 4
2:0 - Карадениз, 16
3:0 - Жонатас, 31
4:0 - Нәбиуллин, 63
5:0 - Мвилла, 85
6:0 - Лестьенн, 86.
"Рубин"ның составы: Рыжиков, Кудряшов, Сорокин, Гранат, Нәбиуллин (Сигурдссон, 70), Бауэр, Мвила, Оздоев, Жонатас (Азмун, 46), Карадениз, Җамалетдинов (Лестьенн, 66).
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев