Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рушан Миңнегулов өчен тавыш бирик!

Рушан Рөстәм улы Миңнегулов – Россия спортчысы, чаңгычы һәм биотлонист. Атказанган спорт мастеры. 1992 елда Байлар Сабасында туган. 2014 елның 7 мартында Сочида узган ХI Паралимпия уеннарында егерме чакрым араны классик алымда 50 минут 55,1 секундта узып, иң югары нәтиҗә – чемпион булуга иреште.

Шулай ук  4х2,5 километрлы дистанцияле эстафетада да Россияне  иң  көчле команда итеп танытып, алтын медаль яулады. Паралимпия  якташыбызның  спорт биографиясенә  икеләтә алтын һәм  көмеш медаль өстәде. Рушан Миңнегулов шулай ук 2013 елда Швециянең Соллефтео шәһәрендә узган дөнья чемпионатында 4х2,5 километрлы дистанциядә алтын, 10, 20 кмлы дистанциядә – көмеш медаль яулауга иреште. 2014 елда Рушан Миңнегулов  IV дәрәҗәдәге  «Ватан алдындагы казанышлары өчен»  ордены белән бүләкләнде.

2007 елда спорт белән ныклап шөгыльләнә башлый. 2009 елда  Норвегиядә узган дөнья Кубогына ярышларда   Россия җыелма командасына   кертелә.

Тавыш бирү әле дәвам итә. Сылтама: http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm

 

#НашЗемляк100ТАССР

 

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев