Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рушан Миңнегулов өчен тавыш бирик!

Рушан Миңнегулов 1992 елда Байлар Сабасында туа. Мәктәптән соң Саба аграр көллиятендә хисапчы-икътисадчы белгечлеге ала. «Казан» олимпия резервы училищесы» дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә укый.

2015 елда гаилә корып, тормыш иптәше Алия белән Рамина исемле кыз үстерәләр.  Рушан Миңнегулов   февраль аенда Германиянең  Финстерау шәһәрендә Дөнья Кубогы  ярышларында катнашып, гомуми зачетта Кубок алу өчен бөтен көчен куйды. Классик стильдәге спринтта  һәм 7,5 километрлы дистанциядәге ярышта    өченче урынны яулады.  Бүгенге көндә Мәскәү өлкәсенең Пересвет шәһәрендә Россия чемпионатына әзерләнә. Аңа алга таба да уңышлар, ныклык телибез! 

Тавыш бирү әле дәвам итә. Бүгенге көндә Рушан Миңнегуловка 27827 (12.89%) кеше тавыш биргән.

Сылтама: http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm

 

#НашЗемляк100ТАССР

 

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X