Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Русияләр өчен электр энергиясен куллануга норма кертмәкчеләр

Русиядә халыкның электр энергиясе куллануына социаль норма кертергә җыеналар. Хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән чиктән күбрәк кулланган очракта, электр тарифлары кискен артачак.

Әлеге идея белән энергетика министрлыгы һәм икътисади үсеш министрлыгы чыккан, социаль норма кертү тәкъдимен вице-премьер Дмитрий Козак хуплаган. Бу хакта хөкүмәттәге киңәшмә беркетмәсенә сылтанып, "Коммерсантъ" яза. 2019 елның гыйнварында министрлыклар энергетика реформасы турындагы документ өлгесен әзерләп бетерергә тиеш диелә.

Электр энергиясенә норма кертү омтылышлары 2013 елда ук булган иде. Ул вакытта кайбер төбәкләрдә бер кеше өчен айга сәгатенә 50-190 кВт лимит билгеләнде. Әмма 2014 елда бу проект эшләүдән туктады.

Киләчәктә исә норманы сәгатенә 300 кВт күләмендә билгеләргә җыеналар. Ләкин бу кеше башыннан саналмый, ә "тоташтырылган нокта", ягъни йорт, фатир өчен билгеләнә. Әле Русиядә бер йорт хуҗалыгында уртача 2,5 кеше яши һәм йортта айга уртача сәгатенә 220 кВт электр энергиясе кулланыла дип исәпләнә. Идея авторлары русияләрнең күпчелеге социаль нормага сыешырга тиеш дип фаразлый.

Шул ук вакытта хөкүмәт кулланучылар исемлегеннән бакчачылык ширкәтләрен, гараж кооперативларын, хуҗалык төзелешләрен, дин оешмаларын, хәрби бүлекләрдәге торак йортларны, төрмәләрне алып ташларга мөмкин. Шулай ук документта авыл кешеләре, электр плитәләре урнаштырылган яки электр белән җылытылган фатирларда яшәүчеләр өчен ташламалы тарифлардан акрынлап баш тарту турында да сүзләр бар.

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев