Узган атнада “Рәвешләр” театрының “Картайган яшьлек” яңа сезон концертларын караганнан соң, артист егетләрнең үзләре белән күрешеп сөйләшү теләге уянды. Театрның “эчке кухнясы” турында да сүз кузгатасы килеп, Әбри Хәбриев, Айдар Галиәскаров, Фәрит Галиев һәм Раушан Ситдыйковның үзләре белән күрешеп сөйләштек
Быелгы “Картайган яшьлек” программасы күпләрне уйландырырга мәҗбүр итәрлек. Хәзерге яшьләрнең балачагы смартфонга, айфонга терәлеп кала. Без үскәндә урамнан да керми идек бит. Кыш салкын дип тормый идек. Рәхәтләнеп карда аунап-аунап уйнасак, хәзерге яшьләр картлар сыман бөгелеп-бөгелеп телефонда уйный. Ярар монысы. Әлеге сезонда шулай ук футболга багышланган миниатюра уйга калдырды. Дәүләтнең күпме акчасы шунда китә. Футболчыларга зур акчалар түләмәсәң, уйнарга да атлыгып тормый бит. Ә гади халык акча җитми дип тилмерә. Көнүзәк мәсьәләләрне юмор аша күрсәтеп, “Рәвешләр” театры күпләрдә хөрмәт уята.
- Сәлам, егетләр! “Рәвешләр” театрының ничек барлыкка килүеннән башлыйк әле.
- Сәлам, сәлам! – дип елмайды артист егетләр.
Әбри Хәбриев: “2009 елда “Барс медиа” компаниясе кастинг уздырды. Анда Фәрит Галиев белән жюрида утырдык. Кастингта Айдар Галиәскаров, Раушан Ситдыйков, “Тегеләр” төркеменнән Илһамия белән Валентина катнашты. Шуннан без видеопроектлар төшерә башладык. Ул вакытта “Рәвешләр” театры буларак оешмаган идек. “6 кадров” стилендә видеолар ясадык. 2010 елда “Мәтәште авылы хәлләре” видеопроект төшердек. 2011 елда концертлар белән чыга башладык”.
- “Рәвешләр” исеме дә бик үзгә. Ни өчен театрга әлеге исемне бирергә булдыгыз?
Айдар Галиәскаров: “Бу сорау буенча төрле фикерләр йөрде. Кызык кыяфәтле кешеләрне рәвешләр диләр бит. Шуннан китте инде ул. “Исемегезне үзгәртәсегез килмиме? Мәсәлән, тигәнәккә”, – дип тә әйтүчеләр булды”.
- Театрда барлыгы ничә кеше?
Фәрит Галиев: “Дүрт артист та, бер тавыш операторыбыз”.
- Узган сезон концертыгызда Венер Салимов чыгыш ясады. Быелгысында бер җырчы да булмады.
Раушан Ситдыйков: “Ара-тирә җырчыларны чакыргалый идек. Без бит үзебез дә бик әйбәт җырлыйбыз. Кирәк булса, безнең тавыш операторы да җырлый”.
- Ни өчен быелгы сезонга “Картайган яшьлек” дип исем бирдегез?
Айдар Галиәскаров: “Без үзебез дә яшьләр. Хәзерге 18 яшьлекләргә безнең үскән вакытта булган әйберләр кыргый булып күренә. Без 30 яшьлекләрнең балачагы кыргый дип әйтүем. Аларныкы безнең өчен ят”.
Әбри Хәбриев: “Хәзерге яшьләрнең күбесендә хәрәкәт дигән нәрсә юк. Кулында смартфон, айфон һәм башкасы. Без үскәндә андый әйберләр юк иде бит”.
- Сез тормышта да юмор хислеме?
Айдар Галиәскаров: “Когда как. По настроению”.
Әбри Хәбриев: “Төрле вакыт була. Үзем мин бик җитди кеше. Фәрит безнең сангвиник, Айдар холерик, Раушан пофигист (көлешәләр). Миндә сентиментализм да, холеризм, сангвинизм да бар”.
- Образлар бүленеше ничек сездә? Ул Фәритнең нәзек тавышы, Раушанның йөрешләре үтерә бит көлдереп.
Айдар Галиәскаров: “Елдан-ел яңа образлар тудырырга тырышабыз. Фәритнең театраль белеме юк. Без теләгән образларны тудыра алмыйм.
Әбри Хәбриев: “Фәриткә ботаник, мескен рольләр бара. Ул аларны шулкадәрле әйбәт ача. Фәриткә кайчакта ачулар да чыгып бетә (көлә). Айдар белән бергә аңа образлар куябыз”.
Айдар Галиәскаров: “Раушан җилбәзәк, әзрәк “зәңгәррәк” рольләрне оста башкара. Мәсәлән, мин хатын-кыз булып киенеп сәхнәгә чыга алмыйм. Борынымда шрам бар. Әбригә дә хатын-кыз роле туры килми”.
- Миниатюраларыгызга сценарий язу ничек бара?
Әбри Хәбриев: “Сценарийларны җәй айларыннан ук яза башлыйбыз”.
Айдар Галиәскаров: “Сиңа шул образ барачак дип, бергәләп уйлап язабыз”.
- Гадәти тормышта да бергәме сез? Бәйрәмнәрдә җыеласызмы?
Әбри Хәбриев: “Җыелабыз. Гел бергә без”.
- Һәрберегезнең кушаматлары да бар бит әле.
Әбри Хәбриев: “Айдарның “Галик”, Раушанның “Чүчән”, Фәритнеке “Фурка”. Ә менә Айдар мине “Гамилионыч” дип йөртә”.
- Әбри, кемнәргә пародия куяр идең тагын?
- Пародия куярга теләк белдерүче кешеләрем җитәрлек. Аны бит җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Минем җырчы Закир Шаһбанга пародия куясым килә. Хәтта Закир абый үзе дә ризалык бирде. Ләкин халык гаепләр дип бу эшкә алынырга тыелып торам.
- Куйган пародияңә каршы чыккан артистлар булмадымы соң?
Әбри Хәбриев: “Пародия – ул пиарның бер алымы. Мәсәлән, Әлфинә Әзһамовага, Булат Нигъмәтуллинга мин күрсәткән пародияләр ошый. Алар моның турында үзләре үк әйттеләр. Салават Фәтхетдиновка иң яхшы пародияне син ясыйсың, диләр. Тик мин бу фикер белән бик килешеп бетмим”.
- Пародия куярга ничек өйрәнәсең? Видеоязмаларын карыйсыңмы?
- Җырларын флешкага яздырам да, машинада тыңлап йөрим. Аларга кушылып җырлыйм. Тавышны бер яктан, аннары икенче яктан үзгәртеп карыйм.
- Казандагы быелгы сезон концертын бик мәгънәле җыр белән тәмамладыгыз.
Фәрит Галиев: “Әтиләрдән килгән тәрбияне үзебезнең балаларга тапшыру турындагы җыр. Ике буынны тоташтыра торган. Көен Әбри язды”.
- Театрда эшләрегез бүленгәнме?
Әбри Хәбриев: “Әйе, әйе. Мәсәлән, мин концертның визуализациясе өчен җаваплы. Экранда күрсәтеләчәк барлык видеоларны ясыйм. Тавышларны һәм тавыш бизәлешләрен Фәрит башкара. Әлбәттә, сценарийны бергә язабыз. Айдар белән Раушан атрибутикалар табу белән шөгыльләнә. Афиша һәм билетлар буенча шулай ук мин шөгыльләнәм”.
- Театрның башында син торасың кебек, Әбри?
- Юк! Бездә җитәкче дигән нәрсә бөтенләй юк. Театрда һәрбер кешенең үз фикере исәпкә алына. Берәр сорау туа икән, уртак өстәлгә салып хәл итәбез. Чөнки шулай эшләмәсәң булмый ул.
http://matbugat.ru
Нет комментариев