Саба таңнары

Рүзәл Мөхәммәтшин: «Яңа заман авторларын укырга «көчәнеп карадым», күңелемә хуш килмәде...»

- Мин, әлбәттә, китап укыйм. Күп укыйм. Ләкин... Яшьтәшләр, каләмдәшләр, дуслар белән аралашкан вакытта, аларның хәзерге заман чит ил әдәбиятын су урынына эчкәннәрен күреп, сокланам да, шөбһәләнә дә төшәм. Чөнки үзем яңа заман авторларын укырга «көчәнеп карадым», күңелемә хуш килмәде. Миңа мавыктыргыч сюжет кына җитми. Миңа «бизәкле», образлы тел кирәк...

- Мин, әлбәттә, китап укыйм. Күп укыйм. Ләкин... Яшьтәшләр, каләмдәшләр, дуслар белән аралашкан вакытта, аларның хәзерге заман чит ил әдәбиятын су урынына эчкәннәрен күреп, сокланам да, шөбһәләнә дә төшәм. Чөнки үзем яңа заман авторларын укырга «көчәнеп карадым», күңелемә хуш килмәде. Миңа мавыктыргыч сюжет кына җитми. Миңа «бизәкле», образлы тел кирәк («шабашка» түгел!), философия, психология кирәк.

Нигездә, документаль әсәрләргә өстенлек бирәм. «Безнең мирас»ның 8 нче санында Муса Җәлилгә нисбәт ителгән шигырьләр һәм аларның табылу тарихы язылган иде. Шуннан соң журналда кечкенә бәхәс тә туып алды: Хәнәфи Бәдигый үз фикерен, Марсель Гали үз мөнәсәбәтен белдерде... Кыскасы, Муса Җәлилгә кереп киттем әле. Бигрәк тә аның 1943 елның мартыннан алып августына кадәрге чоры, ягъни Германия гражданы булган вакыты кызыксындыра.


Рафаэль Мостафинның «По следам оборванной песни» китабын укыйм. Әлегә каһарман-шагыйребез Вустрау лагереннан чыгып, чит ил гражданы паспорты алды, Идел-Урал дәүләтенең булачак «президенты» Шәфи Алмас оештырган банкетка килде...
Чиратта - Искәндәр Гыйләҗевнең «Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы Первой мировой войны», «Галимжан Ибрагимов. Документы и факты» китаплары, - ди Рүзәл.


Дилбәр Гарифуллина язып алды

Шәһри Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: