Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба аграр көллияте Студентларның 18нче Спартакиадасыннан кубок белән кайтты

Июньнең беренче ункөнлегендә Сарман аграр көллияте базасында урта һөнәри белем бирүче уку йортлары физик тәрбия җитәкчеләре семинары үткәрелде. Әлеге семинарда уку йортларының физик тәрбия юнәлеше буенча еллык эшчәнлегенә нитәҗә ясала, җиңүчеләр билгеләнә һәм бүләкләнә. Быел да безнең аграр көллият студентлары ел дәвамында үткәрелгән ярышларда яхшы нәтиҗә күрсәттеләр һәм күркәм традицияне...

Июньнең беренче ункөнлегендә Сарман аграр көллияте базасында урта һөнәри белем бирүче уку йортлары физик тәрбия җитәкчеләре семинары үткәрелде. Әлеге семинарда уку йортларының физик тәрбия юнәлеше буенча еллык эшчәнлегенә нитәҗә ясала, җиңүчеләр билгеләнә һәм бүләкләнә. Быел да безнең аграр көллият студентлары ел дәвамында үткәрелгән ярышларда яхшы нәтиҗә күрсәттеләр һәм күркәм традицияне дәвам итеп, призерлар рәтендә булдылар. Студентларның 18нче Спартакиада нәтиҗәләре буенча егетләр командалары арасында безнекеләр республика күләмендә 3 урынны яуласалар, кызлар командасы елның абсолют лидеры булып танылды. Нәтиҗә спортның баскетбол, футбол, волейбол, теннис, чаңгы, җиңел атлетика төрләре буенча ясалды. Җиңүче командаларга дипломнар һәм кызлар командасына кубок тапшырылды. Уку йортының физик тәрбия җитәкчесе Алмаз Димөхәммәтов республика күләмендә призер команда әзерләгән өчен "Юность России" физкультура - спорт берләшмәсе Татар региональ бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев