Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба - авыл хуҗалыгы тармагын камилләштерү буенча әйдәп баручы районнарның берсе [+рейтинг]

Агымдагы елда Татарстанның агросәнәгать тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын бүлгәндә, район һәм хуҗалыкларның махсус рейтингтагы урыннары исәпкә алына башлады.

Кем күбрәк эшли - шул акчаны да күбрәк ала. Бу язмада без 2015 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән әлеге рейтингка анализ ясыйбыз.

Авыл хуҗалыгы тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын һәр хуҗалыкка тигез итеп бүлү системасының эшләүдән туктавы турындагы яңалык узган елның көзендә билгеле булган иде. Мондый карарга килү юкка түгел, билгеле. Бюджет акчалары тигез итеп бүленүгә карамастан, төрле хуҗалык төрле нәтиҗә күрсәтә.

Берәүләргә - күп, икенчеләренә - аз

- Әлбәттә, әлеге карарны кабул итү юкка түгел. Беренчедән, җитәкче үзенә, үз эшенә бәя бирә алачак. Шул ук вакытта агросәнәгать тармагын камилләштерү, хуҗалыкларның яхшы эшләвенә этәргеч бирү дә төп максат булып тора, - ди Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

Әлбәттә, бюджет ярдәме минималь күләмдә һәр хуҗалыкка тигез итеп бүленәчәк. Әмма, рейтингка нигезләнеп, һәр хуҗалык өчен бу ярдәмнең күләме арттырыла. Әгәр хуҗалык икенче категориягә ия икән, бюджет акчалары - 20, беренче категориягә караган хуҗалыкларның акчасы исә 30 процентка күбрәк булыр дип фаразлана.


Ә хәзер 2015 елгы рейтингка җентекләбрәк тукталыйк. Икътисади рейтингны әзерләгәндә белгечләр түбәндәге күрсәткечләргә таянган: 100 гектар авыл хуҗалыгы мәйданына туры килә торган тулаем продукция күләме, 1 гектар сөрүлек җиренә тәңгәл килүче керем күләме, 1 эшченең айлык уртача хезмәт хакы, керемнең 1 сумына туры килүче дәүләт ярдәме һәм продукция сатуның рентабельлелеге. Гомуми рейтингны әзерләгәндә районнарның игенчелек һәм терлекчелек тармаклары буенча биләгән урыннары да анализланган.

Авыл хуҗалыгы тармагын камилләштерү буенча әйдәп баручы районнар - Әтнә, Балтач, Тукай һәм Актаныш. Саба, Кукмара, Буа, Апас һәм Әлки районнары да шактый уңышлы эшләгән. Әйтергә кирәк, әлеге районнар авыл хуҗалыгының һәр юнәлеше буенча тотрыклы үсеш күрсәтә.

Артта сөйрәлүче районнар исемлеге дә билгеле. Алар - Чирмешән, Менделеевск, Әлмәт, Мөслим, Кама Тамагы һәм Бөгелмә. Спас, Аксубай, Минзәлә дә рейтингның соңгы урыннарында.

2014 ел белән чагыштырсак...

Ә хәзер 2015 елгы рейтингны 2014 ел нәтиҗәләре белән чагыштырып карыйк. Әйтергә кирәк, рейтингның беренче ике баскычын яулаган Әтнә һәм Балтач районнары узган ел үз позицияләрен тулысынча саклап калуга ирешкән. Ә менә Саба районы өченче урыннан бишенчегә тәгәрәгән. Алдынгы урыннарның берсен биләгән Теләче районы да ни сәбәпледер 7 баскычка түбән төшкән.

Шул ук вакытта 2015 елны аеруча начар күрсәткечләр белән тәмамлаган районнар да юк түгел. Болар - Аксубай (-12), Әгерҗе (-12), Тәтеш (-11). Әлеге муниципаль берәмлекләр, 2014 ел белән чагыштырганда, күпкә начаррак нәтиҗә күрсәткән.

Аеруча зур үсеш күрсәткән районнарга килгәндә, алар рейтингның беренче унлыгына эләгә алмаса да, 2014 ел белән чагыштырганда, күпкә яхшырак эшләгән. Болар - Питрәч (+12), Югары Ослан (+11), Чистай (+8) һәм Алексеевск (+6) районнары.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X