Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «TatarStars» Халыкара конкурсы җиңүчеләре

13 февральдә Казан шәһәрендә «TatarStars» III Халыкара вокал, театр һәм хореография сәнгате конкурс - фестивале узды. Конкурсны ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «SFORZANDO» ТР музыкаль башкаруны үстерү буенча региональ иҗтимагый хәйрия фонды оештырды. Халыкара конкурс-фестивальдә катнашу өчен инструменталь башкару, оркестр ,вокал, хор, хореография , мода театры номинацияләре буенча иҗат коллективлары һәм солистлар чакырылган иде.

Саба балалар сәнгать мәктәбеннән бу конкурста «Асылташ» бию коллективы (җит.Гарипова Г. М.) һәм   Шәмәрдән филиалыннан вокал сыйныфы укучылары (җит.Аксанова Л. М.) катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре:

“Хореография” номинациясендә:

- “Асылташ” бию коллективы (җит.Гарипова Г. М.)-Гран-При;

“Вокал” номинациясендә:

- “Энҗе бөртекләре”вокаль ансамбле (җит.Аксанова Л. М.)-1 дәрәҗә Лауреат.

Укучыларыбызны һәм аларның укытучылары Гүзәл Марат кызын, Ләлә Мөнир кызын җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә аларга иҗади уңышлар телибез! 

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев