Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба гимназиясе укучылары әби-бабайларның капка төпләрен кардан чистарта

Яшиләр безнең районда Әбиләр дә бабайлар. Нинди генә авырлыклар Кичермәгәннәр алар. Безнең дә бар картаясы, Булышыйк без аларга. Су китерик, карлар көрик Шатлансыннар алар да. Чыннан да, өлкән буын кешесен шатландыру яшьләр кулында. Һәрберебезнең дә гомер көзләренә керәсебез бар. Картайган көндә нинди хәлдә каласын берәү дә белми. Чөнки гомернең сары...

Яшиләр безнең районда

Әбиләр дә бабайлар.

Нинди генә авырлыклар

Кичермәгәннәр алар.

Безнең дә бар картаясы,

Булышыйк без аларга.

Су китерик, карлар көрик

Шатлансыннар алар да.

Чыннан да, өлкән буын кешесен шатландыру яшьләр кулында. Һәрберебезнең дә гомер көзләренә керәсебез бар. Картайган көндә нинди хәлдә каласын берәү дә белми. Чөнки гомернең сары көзләре без теләгәнчә генә бармый. Һәрьяклап ярдәм-яклауга мохтаҗ картлык ул бишектәге бәби шикелле. Шуңа аңа мөнәсәбәтебез дә якты һәм җылы булырга тиеш. Менә шулмаксатны алга сөреп, гимназия укучылары актив рәвештә тимурчылык эшен алып баралар. Кичә, 16 нчы гыйнвар көнне, 6 В сыйныфы укучылары Чишмәле урамы 1 нче йортта гомер кичерүче Елена апа Ракова һәм тормыш иптәше Риволь абый гаиләсенә ярдәм итәргә бардылар.Алар - искиткеч фидакарь һәм риясыз кешеләр. Елена апа гомер юлын балаларга белем бирүгә багышлаган булса, Револь абый "Саба таңнары" нда эшләгән. Өлкән буын балаларны бик җылы каршы ала. Укучылар бик шатланып ярдәм итәләр: кар көриләр, өйләрен җыештыралар. Г.Тукай "Эш беткәч уйнарга ярый", - дип юкка гына әйтмәгән. Тырыш хезмәттән соң укучылар фотосурәткә төштеләр, әби белән бабай тимурчыларны җылы чәй белән сыйлады. Табын артында өлкән буын яшьләр белән җылы әңгәмә корды, үзләренең тормыш юллары белән таныштырып, яшьлек хатирәләрен яңартты. Гомумән, бүгенге очрашу яшьләр өчен дә, Раковлар гаиләсенә дә бик файдалы, кызыклы булды. Елена апа белән Револь абый укучылар белән тормыш тәҗрибәсен уртаклашып,акыллы киңәшләрен, хәер-фатыйхаларын биреп, изге теләкләр теләп озатып калдылар. Укучылар да сөенеп өйләренә кайтып киттеләр. Бүгенге көн һәркемнең күңелендә бәйрәм рухы рухы булып истә калды. Мондый очрашулар кабатланып торсын иде. Һәрберебез туар көнне изгелектән, шәфкатьлелектән башлыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев