Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба халкы борчыган сорауларына җавап алды

3 февральдә Саба шә­һәр һәм Юлбат авыл җирлекләрендә җыеннар булды. Аларда Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов, аларның урынбасарлары, бүлек башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре халык белән очрашты. Саба шәһәр җирлеге җыенына килүчеләрне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты үзешчәннәре концерт программасы белән каршы алды. Аннары Саба шәһәр җирлеге...

3 февральдә Саба шә­һәр һәм Юлбат авыл җирлекләрендә җыеннар булды. Аларда Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов, аларның урынбасарлары, бүлек башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре халык белән очрашты.
Саба шәһәр җирлеге җыенына килүчеләрне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты үзешчәннәре концерт программасы белән каршы алды. Аннары Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Расих Хәсәнов 2013 елда бистәдә башкарылган эшләргә тулы анализ бирде, бистә биләмәсендә эшләп килүче бюджет учреждениеләре эшчәнлеген яктыртты. Дөрестән дә, бистә җирлегендә алып барган төзелеш эшләре, аерым алганда, күпкатлы йортлар, шәхси эшмәкәрләрнең биналары, Урта Саба авылында ачылган балалар бакчасы, күпкатлы йортлар тирәсендәге асфальт юл, барысы да Саба бистәсенең социаль йөзен күрсәтә.
Полициянең участок вәкаләтлесе Илнар Нигъ­мәт­җановның 2013 елда бистә халкы тарафыннан башкарылган кыңгыр эшләре, аларны ачу, тиешле кешеләрне җавапка тарту буенча доклады тыңланды.
Җыенның соңгы көн тәр­биендә халыктан килгән сорауларга җавап бирелде. Ата-аналарны гим­­на­­зиядәге туклану сый­­фаты, күпчелек халыкны табибларның дорфалыгы һәм зур чиратлар, "Универмаг"ның эш сәгате, район кулланучылар җәмгыятендә пешерелгән ипинең сыйфатсызлы­гы, тротуарларның төзексез­леге, кайбер урамнарның караңгылыгы һәм канализация исе таралу борчый. Такси йөртүчеләрнең авыл эчендә дә зур тизлектә йөрүләре, яшьләргә кичлә­рен ял итәр өчен урын булмау, "Ял паркы"ның бүгенге көн таләпләренә туры килмәве, Урта Саба авылындагы ышыклану будкасын төзекләндерү, әфганчыларга фатир бирү, найм яки аренда буенча торак йортлар төзелү, диндәге ир-егетләрнең киенү культурасы, шашка-шахмат клубы булдыру турында да сораулар яңгырады. Район башлыгы Рәис Миңнеханов халыктан килгән илледән артык сорауны анализлап, бер сорауның да читтә калмаячагын искәртеп, үзенең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.
Хастаханәләрдә чиратлар мәсьәләсенә кагылышлы сорауга районның баш табибы Зөфәр Сираҗев җавап бирде. Ул биш табибка электрон чират буенча язылу мөмкинлеге барлыгын билгеләп үтте. Шул рәвешле, чиратларга бераз тәртип керер дигән ышаныч бар. Саба гимназиясе директоры Айгөл Хәнәфиева, гимназиядәге туклану мәсьәләсебелән кызыксынган ата-аналарны ашханәгә килергә чакырды. Бу уңайдан гыйнвар азагы-февраль башында айлык та игълан иткән булганнар. Район башлыгын гаҗәпләндергәне шул - кайбер сорауларны хәл итү өчен җыен буласын көтү кирәкми, моның өчен интернет аша да гозереңне язып җибәрергә мөмкин.
Юлбатта узган җыенда җирлек башлыгы Талип Шәмсиевның узган елгы эшчәнлеккә йомгагы тыңланды. Җитәкчелеккә халыкның да соравы күп иде. Мисалга, Тенеки авылында мәктәпкәчә яшьтәге 16 бала бар. Алар өчен балалар бакчасы юклыгына борчыла әти-әниләр. Шулай ук, клуб төзелмәсме, дип тә кызыксыналар. Зур авылларның да, халык аз яшәүче авылларның да тормыш-мәшәкатьләре, проб­лемалары уртак һәм барысы да чишелеш көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X