Саба таңнары

Саба – Лесхоз юлында тоткарланган егеттә 2,6 грамм наркотик табылган

Республикада "Наркотикларсыз тормыш" акциясе старт алды. Бу сүзләр гади халыкта сәерсенү тудырмый калмый. "Кайда, кем нәркүтиклы тормыш алып бара икән?" дип аптырый кәефен күтәрү өчен чәй эчүдән, сагыз чәйнәүдән бүтәнне белмәгән авыл апалары. Бөтен хикмәт шунда да: наркоманлык - үтә яшерен гамәл. Ни аяныч, кайбер яшьләр аулакта кәефен мәңгерәткеч үлән...

Республикада "Наркотикларсыз тормыш" акциясе старт алды. Бу сүзләр гади халыкта сәерсенү тудырмый калмый. "Кайда, кем нәркүтиклы тормыш алып бара икән?" дип аптырый кәефен күтәрү өчен чәй эчүдән, сагыз чәйнәүдән бүтәнне белмәгән авыл апалары. Бөтен хикмәт шунда да: наркоманлык - үтә яшерен гамәл. Ни аяныч, кайбер яшьләр аулакта кәефен мәңгерәткеч үлән чәйнәп, наркотик матдәләр кулланып күтәрә һәм үзен акрын үлемгә дучар итә. Аларны ачыклау кыен эш, әмма фаш итүләр булып тора. Акция уңаеннан "ТАТМЕДИА" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында булган матбугат конференциясендә әйтелгәнчә, быел хокук сакчылары наркоманиянең үзгә төре - спайсларга каршы да көрәшне активлаштырган. Нәтиҗәдә Татарстанда 1,5 меңнән артык спайс кулланучы ачыкланып, наркодиспансерга учетка куелган. Бу узган ел күрсәткеченнән өч мәртәбә артык. "Спайс"лар, ягъни тарту катнашмалары проблемасы республика өчен яңалык түгел. Соңгы дүрт елда гына Татарстанда психикага тәэсир итүче матдәләрнең 80нән артык яңа төре ачыкланды, шул исәптән 2014 елда наркотик чараларның 11 төре билгеле булды", - дип билгеләп үтте наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаев.

Наркотик таратучылар, гадәттә, үз эшчәнлеген уңышлы, бай төбәкләрдә җайларга тырыша. Шуңа күрә аларны Татарстан да нык кызыктыра. Соңгы 4 елда гына республика өч дулкын кичерергә өлгерә - 2010 елда бездәге наркоманнарның 89 проценты героин кулланучылар булса, 2011 елда дезоморфинга күчеш күзәтелә. Хәзер исә "спайс" белән көрәшергә туры килә.

-Күпләр "спайс"ны җиңел наркотикка саный, -ди район үзәк хастаханәсе наркологы Фәрит Хәбибуллин. - Әмма тарту өчен кушылмаларның зарары инъекция сыйфатында организмга эләккән матдәләрдән бер дә ким түгел. "Спайс" - ул көчле синтетик наркотикларга мандырылган үлән чималы, XXI гасырның иң көчле наркотикларының берсе. Әлеге тозларны актив рәвештә берничә ай кулланган кешенең хәле бик нык начарая. Иң элек кешенең психикасы зыян күрә, баш мие зарарлана һәм авыруны тулы тормышка китерүе авырлаша. Спайсларны кулланучы 15-27 яшьлек яшүсмерләр, әлеге матдәләрнең наркотик булуы турында уйламыйлар да. Тик кешене эчке яктан "үтерә" торган порошокны еш кулланып, хәлләре мөшкелләнә башлагач кына, моның шулай икәнлегенә инаналар. Әфьюн йогынтысы астында ул теләсә нәрсә эшли, шул исәптән балконнан да атлый ала.

Нарколог биргән мәгълүматларга караганда, районыбызда хәзерге көндә 3 наркоман исәптә тора. Моннан тыш 10 кеше профилактик учетка куелган. Алары - наркотик матдәләрне бер тапкыр булса да кулланып караган 20-30 яшьлек ир-егетләр. Шуларның күпчелеге, ягъни 7се быел исәпкә алынуы спайс­тыр, насвайдыр ише әйберләр авыл җиренә үтеп кермәс дип тынычлануларга гомумән урын калдырмый. Әйтик, ЮХИДИ хезмәткәрләре быел июнь аенда Саба - Лесхоз юлында 1986 елгы егетне тоткарлыйлар. Аның үзен сәер тотуы, тирә-юньгә карап ориентлаша алмавы инспекторларда шик уята. Оператив төркем үткәргән тикшерү вакытында аның шорт кесәсеннән һәм автомобиленнән сигарет тартмасына кәгазьгә төреп салынган ике төргәк - барысы 2,6 грамм наркотик матдә алына. Грамм гына булса да, бу инде закон телендә үзең белән зур күләмле спайс йөртү дигән сүз. Егет, үзенең биргән аңлатмасыннан күренгәнчә, интернет челтәрендәге сайтларга язылганнардан өйрәнеп, тәмәке итеп ясаган катнашманы тартып та караган. Июль ахырында булган район суды утырышында егет үзенең гаебен тулысынча таныды һәм шартлы рәвештә 3,6 елга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы алды. Ягъни 2 ел сынау срогы белән иректә калдырылды.

Җыеп әйткәндә, быел район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре законсыз рәвештә наркотик матдәләр саклаган 3 кешене ачыклыйлар. Соңгысы - 22 сентябрьдә Шәмәрдән тимер юл вокзалында зур күләмдә спайс белән тоткарланганы Яшел Үзән кешесе булып чыкты. Хәзер әлеге факт буенча тикшерүчеләр эшли.

Наркоманлык минем гаиләгә килмәс дип берәү дә гарантия бирә алмый. Күршең яисә туганың "ак үлем" ятьмәсенә эләксә, синең дә тынычлыгың бетә. Ул дозалык акча сорап интектерә, бирмәсәң фатирыңны, үзеңне таларга күп сорап тормаска мөмкин. Шуңа да карамастан, тирә ягыбызда наркоманлыкка карата битарафлар да байтак. Ә бит компьютер артында дәрес әзерли кебек күренгән баланың "спайс"лар тәэсирендә әсәрләнеп утыруы да бик мөмкин. Игътибарлы бул, ата-ана! Хәзергә шунысы тынычландыра: Фәрит Хәбибуллин әйтүенчә, быел наркотик­ларга бәйлелекне ачыклау өчен тестлаштырылган 500гә якын 15-18 яшьлек укучыларда куркыныч билгеләр табылмаган.

Вәзгыятьне исәпкә алып, Фаяз Шабаев, наркоген үзлеккә ия теләсә нинди матдәләрне таратуны хокук саклау структуралары тарафыннан оператив төстә вакытлыча тыю турындагы мәсьәләне кичекмәстән хәл итү зарурлыгын билгеләп үтте. Эшләр шуңа таба бара.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: