Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Саба” җәмгыятенең “Мичән” филиалында сыерлар узган елның шушы чорына карата 3әр килограммга күбрәк сөт бирә

"Саба" җәмгыятенең "Мичән" филиалында сыерларның продуктлылыгы буенча тотрыклы үсеш тәэмин ителә. Хуҗалык сөт җитештерүне - 133, ит җитештерүне - 100, терлекләрнең баш санын 111 процентка арттырган. Биредә хәзерге көндә һәр сыердан уртача 21,1шәр килограмм сөт савып алына. Әлеге күрсәткеч узган елның шушы чорына карата 3әр килограммга күбрәк. Тармакта тотрыклы үсешне...

"Саба" җәмгыятенең "Мичән" филиалында сыерларның продуктлылыгы буенча тотрыклы үсеш тәэмин ителә. Хуҗалык сөт җитештерүне - 133, ит җитештерүне - 100, терлекләрнең баш санын 111 процентка арттырган. Биредә хәзерге көндә һәр сыердан уртача 21,1шәр килограмм сөт савып алына. Әлеге күрсәткеч узган елның шушы чорына карата 3әр килограммга күбрәк. Тармакта тотрыклы үсешне саклау өчен нәсел эше һәм Краснодар технологиясе белән ашату беренче чираттагы бурыч итеп куелган. Сөтбикәләрнең 33-40ар килограмм сөт бирә торганнары да бар. "Молтрейд" комбинатына сөтнең бер килограммын 13 сум 65 тиеннән, югары сорттан тапшыралар.

- Комплекста 380 баш сы­ер савыла, алар сөт бирүчәнлегенә карап биш төркемгә бүленә. Азык рационы да сыерларның продуктлылыгына карап төзелә. Сенаж, силос, печән, салам миксерда туратылып, терлек организмына кирәкле минераль-биологик өстәмәләр белән баетыла, - ди зоотехник Ранур Баһавиев.

Савымчыларның эше җайга салынган. Һәркайсы үз эшен җаваплылык тоеп башкара. Мәктәп тәмамлагач та фермага килгән Фидәния Мирзина 24 ел инде биредә. Узган алты айга 2930 центнер сөт савып алган.

- Эшебез ике сменада оештырылган. Терлекләргә азык җитәрлек, шуңа да мул сөт савабыз, - ди хезмәт урыныннан канәгатьлелек белдереп.

Терлекчелекнең нигезе - көтү яңартуда. Сыерларны вакытында каплатып, сау-сәламәт бозау алганда гына аның киләчәге бар, дип әйтергә мөмкин. Алты ай эчендә авырлыгы җиткән 91 баш тана ясалма орлык­ландырылган. Бу - гомуми савым сыерына караганда 23 процент тәшкил итә. Ел буена 30-35 процентка җитсә, уңышлы санала. Ел азагына кадәр бу эшне арттыру бурычы куйганнар. Нәсел эше белән максатчан шөгыльләнүгә коллектив зур тырышлык куя. Югары продуктлы бозаулар алуны күздә тотып Америкадан кайткан таналардан туган нәселле үгезбозауларны биредән район хуҗа­лыклары гына түгел, республикадагы нәсел эше белән шөгыльләнүче берләш­мә­ләр дә сатып ала.

Бозаулар торагы да чис­та, якты. Яңа туган бозауларны 10 көнгә кадәр караучы Филия Шәрәфиева аларны сабый балалар кебек яратып үстерә. Ике дистәгә якын стажлы терлекче быел да бүләкләнүчеләр арасында бар.

- Элек мондый рәхәтлекләр юк иде бит, хәзер Аллага шөкер. Фермаларыбыз чиста, якты, сөенеп эшлибез, - ди ул. - Бозауларга эчләре авыртмасынга ромашка төнәтмәсе дә ясап эчертәбез. Авырт­масалар әйбәт бит, - дип тә өстәп куя кайгыртучанлык күрсәтеп.

Төзелешкә дә әһәмият бирә хуҗалык. Сыйфатлы терлек азыгын тиешле таләпләргә туры килерлек итеп саклау өчен печән, фураж складлары, җәйге лагерь тибындагы бозаулату торагы төзелеп килә. Терлек азыгы белән кыенлыклар юк. Беренче чабылыштан 505 тонна печән әзерләгәннәр. Икенчесеннән сенаж салырга планлаштыралар.

"Мичән" филиалы­ Керән­не ферма­сын­да төп әһәмият си­мертүдәге үгезләргә би­ре­­лә. Алар биредә 280 баш. Берничә вазыйфаны берүзе башкаручы Әннур Дәүләтов (рәсемдә) - гомерен туган авылына багышлаган егетләрнең берсе. 1989 елдан бирле авылында хезмәттә ул. "Беларусь" тракторы белән терлекләргә Мичәннән азык та ташый, тирес тә чыгара.

- Эш шартлары яхшы, зарланырлык түгел. Хезмәт хакын вакытында бирәләр. Уртача 10-15 мең сум алып барам,- ди Әннур.

Үгезләрне бирегә алты айлык чагында китерәләр. Уртача тәүлеклек артым 800 грамм тирәсе. 900 граммнан узган айлар да була,- ди хуҗалык белгечләре. Бу эшләр 5 терлекче җавап­лылыгында.

- Терлек азыгы белән проб­лемалар юк. Өченче елгы сенаж запасы да бар әле,- ди Әннур.

Хезмәтен яратып башкаручы, булсынга тырышучы терлекчеләр күп әлеге хуҗалыкта. Төп хезмәт үз җае белән баргач, уңышлар куандыргач ферма тирәләрендә чәчәкләр үстерергә дә вакыт кала икән. "Мичән" сөтчелек комплексына килгәч тә иң элек газоннарда чәчәк атып утыручы петунияләр күзгә ташлана.

Замирә Сәмигуллина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев