Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнехановның 2019 елгы САБАНТУЙ ТӘБРИКЛӘВЕ

Кадерле райондашлар, кайткан кунаклар, дуслар!

Барлык Саба районы халкы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне кайнар сәламлим һәм ихлас күңелдән татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй белән тәбрик итәм. Безнең халкыбыз өчен бу бәйрәм олы мәгънәгә ия. Ул язгы кыр эшләре тәмамлануын билгеләп кенә калмый, татарларның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен дә чагылдыра. Кайда гына яшәсәк тә, безнең өчен сабан бәйрәменең символлары, традицияләре якын һәм кадерле. Әлеге бәйрәмне үткәрү безнең өчен зур җаваплылык һәм шул ук вакытта горурлык та. Сабан туеның истә калырлык шатлыклы мизгелләре күп булыр, аның күтәренке рухы киләчәктә игелекле гамәлләр кылу өчен көч-дәрт һәм илһам бирер дип ышанам.

Шунысы куанычлы, без бәйрәмгә ел саен матур күрсәткечләр белән киләбез. Кайсы тармакны алсак та, сөтчелекме, игенчелекме яки сәнәгатьме ул, йөзебез кызара торган түгел, республикада алдынгы урыннарда барабыз. Президентыбыз программалары буенча максатчан эш алып барыла. Торак йортлар, халык һәм аеруча яшьләр өчен әһәмиятле социаль-мәдәни объектлар, яңа юллар төзелә, ял итү урыннары булдырыла. Сабан туенда авыл уңганнарын тантаналы шартларда хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Кыр батырларының, хезмәт алдынгыларының урыны – мәйдан түрендә. Олы хөрмәтемне һәм рәх­мә­темне бар гомерләрен авыл ху­җалыгына багышлаган ветераннарыбызга белдерәм. Сезнең эшләрегез бе­лән без горурланып яшибез!

Дәртле һәм күңелле Сабантуй тормышыбызга ямь өстәсен, игелекле гамәл­ләргә рухландырсын. Кө­рәш­челәребез җиңүләре белән куандырсын, җырчы­ла­рыбызның моңлы-дәртле тавышы күңелебезне иркә­ләсен.

Ихлас күңелдән Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Тормышларыгыз бәрәкәтле, мул булсын, барлык эш-гамәлләрегез чынга ашсын, Сабантуйның кабатланмас рухы яхшы кәеф бүләк итсен, шатлык-сөенечләр китерсен.

Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев