Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба полициясе хәбәр итә

9 августка каршы көндә Байлар Сабасында яшәүче, асылмалы йозакны ватып, законсыз юл белән "Мәртен" агрофирмасы терлекчелек фермаларын механикалаштыру цехына үтеп керә һәм 13 мең сумлык товар урлый. 10 сентябрьдә Лесхозда билгесез кеше йозакны каерып кереп, шәхси йорттан телевизор урлап алып чыгып китә. 11 сентябрьгә каршы төндә билгесез кеше, тәрәзә ватып,...

9 августка каршы көндә Байлар Сабасында яшәүче, асылмалы йозакны ватып, законсыз юл белән "Мәртен" агрофирмасы терлекчелек фермаларын механикалаштыру цехына үтеп керә һәм 13 мең сумлык товар урлый.

10 сентябрьдә Лесхозда билгесез кеше йозакны каерып кереп, шәхси йорттан телевизор урлап алып чыгып китә.

11 сентябрьгә каршы төндә билгесез кеше, тәрәзә ватып, "Транссервис" җәмгыяте цехына үтеп керә һәм 6500 сумлык товар урлый. Полиция хезмәткәрләре үткәргән оператив эзләү чаралары нәтиҗәсендә әлеге кыңгыр эштә катнашы булган кешеләр ачык­ланды.

18 сентябрьдә Килдебәктә яшәүче бәндә исерек хәлдә Байлар Сабасында яшәүченең йорты янына куелган автомобилен законсыз алып китеп, авылына кадәр кайта.

27 сентябрьдә билгесез кешеләр Шәмәрдәндәге ике кибеттән яшерен рәвештә акча урлыйлар. Полиция хезмәткәрләре үткәргән чара барышында әлеге фактка катнашы булган кешеләр ачыкланды.

Килдебәк авылында яшәүче хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә учетта торганда эшкә урнашса да, эшсезлек пособиесен алуны дәвам иткән.

Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев