Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районы китапханәчеләре Казан шәһәрендә методик семинарда булдылар

31 май көнне Саба районы китапханәчеләре Казан шәһәрендә методик семинарда булдылар. Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасы һәм андагы эш тәртибе белән таныштылар, кулъязма китапларны саклау бүлегендә, "Борынгы Коръән китаплары" күргәзмәсендә булдылар.

 "Татар китабы тарихы", Шәриф Камал музейларында татар язуы тарихы, басма татар  китабының иң борынгы үрнәкләре белән таныштылар. "Казан утлары" журналына багышланган күргәзмәне карадылар. Казан шәһәренең 26 нчы китапханәсе тәҗрибәсен өйрәнү дә китапханәчеләр өчен файдалы һәм кызыклы булды. Китапханә җитәкчесе Николай
 Басков конкурс, грантларда катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде. Бик файдалы һәм эшлекле семинарда китапханәчеләр күп яңалыклар, эш алымнары белән таныштылар. Җитәкчебез Рөстәм Фидаилевичка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев