Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба сәнгать мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядәге ватандашларыбызга талисманнар ясады

Саба балалар сәнгать мәктәбенең Чулпан Хафизова һәм З.Зәйнетдинова җитәкчелегендәге фортепиано классында укучылар өчен «Солдатка шатлыкның бер өлеше» исемле чара оештырылды.

Балалар хәрби хезмәттә булган ир-егетләребез өчен үз куллары белән «Игелекле йөрәкләр" дигән  талисманнар ясадылар.Матур теләкләр әйтелгән сәлам  хаты яздылар. Махсус операция кысаларында хәрби бурычын үтәүче солдатлар өчен балалар куллары белән ясалган  кул эшләре ватандашларыбызга балаларның самими җылы хисләрен барып ирештерер, исән-сау кайтырга илһамландырыр. 

  Чара ның икенче өлешендә балалар күңелле итеп чәй эчтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев